Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсенә сәфәр кыла

25.09.2010

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсенә сәфәр кыла. Аэропортта ТР Президентын өлкә губернаторы Александр Мишарин каршы алды.
Республика башлыгы эшлекле сәфәрендә “Уралмаш” заводы мәйданында булды, анда яңа бораулау җайланмасы һәм Свердловски өлкәсе предприятиеләренең инновацион продукцияләре тәкъдим ителде.
Якын арада Свердловски өлкәсе губернаторы резиденциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин очрашуы узачак. Анда Свердловски өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының социаль–икътисади потенциалы, шулай ук “Мәскәү–Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрале тәкъдим ителәчәк.
Очрашуда Татарстан белән Свердловски өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул кую планлаштырыла. Шулай ук Свердловски өлкәсе һәм Татарстан Республикасының комплекслы инвестицион төбәкара “Мәскәү–Екатеринбург” югары тизлекле тимер юл магистрале (бер участогы ТР территориясе аша узарга тиеш) проектын гамәлгә ашыру ниятләре турындагы Килешү имзаланачак.
ТР Президенты сәфәре вакытында ТРның Свердловски өлкәсендәге Даими вәкиллегендә булыр дип көтелә.
Шулай ук программада Урал дәүләт тау университетында татар җәмәгатьчелеге белән очрашу планлаштырылган; Свердловски дәүләт эстрада театрында узачак “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестивале гала-концертында катнашу ниятләнә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы