Яңалыклар

20.10.2010
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Айдын Сезгин әфәнде белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләрнең торышы турында фикер алышты.
20.10.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Бөтендөнья статистика көне белән котлады.

ТР Президентының котлавында болай диелә:

“Республикабызның статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйм. Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 2010 елның 20 октябрендә билгеләп үтелә.
19.10.2010
Автомобиль төзелеше, сәнәгатьне модернизацияләү, нанотехнологияләр, энергия саклау, энергиянең альтернатив чыганакларын булдыру, фән һәм мәгариф -Татарстан белән Саксония арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре санала. Россия һәм Алманиянең бу ике төбәге арасында хезмәттәшлекне үстерүнең мөмкин булган юллары хакында бүген Казанда ачылган Татарстан-Саксония форумында фикер алышалар. Билгеле булганча, бу традицион җыен Казан һәм Дрезден калаларында чиратлап оештырыла.
19.10.2010
Татарстанда гамәлгә кертелгән электрон сәүдә системасы федераль дәрәҗәдә дә тормышка ашырыла. Zakazrf.ru федераль электрон сәүдә мәйданчыгында бүгенге көндә 19 миллиард 220 миллион 800 мең сумга 2411 сәүдә килешүе урнаштырылган. Шулар арасында Татарстан тәэмин итүчеләре тарафыннан 868,9 миллион сумга 83 килешү төзелгән. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгының генераль директоры Яков Геллер игълан итте.
19.10.2010
Бүген икенче чакырылыш Алабуга муниципаль район Советының беренче сессиясе узды. Сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, Алабуга районы предприятие-оешмалары җитәкчеләре катнашты.
18.10.2010
Бүген Түбән Камада икенче чакырылыш шәһәр Советының беренче сессиясе узды. Халык депутатлары республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә шәһәр мэрын сайлады. Әлеге вазифага ике кандидатура тәкдим ителгән иде.
15.10.2010
Бүген Чаллыда икенче чакырылыш Шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе булды. Анда Чаллы шәһәре мэры сайланды.

Сессияне муниципаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов ачты. Ул сессиядә катнашучыларны 10 октябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды.
15.10.2010

Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов 15нче октябрьдән кыскавакытлы ялга китте.

15.10.2010

Ел тәмамланырга 2 ай ярым вакыт калып бара, ә Татарстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарының 46,9 проценты гына уңайлы торак белән тәэмин ителгән. Кайбер муниципаль районнарда бу күрсәткеч тагын да кискенрәк. Арча районында тәэмин ителеш нибары -2, Биектауда -2,5 процент кына. Сабада бу күрсәткеч -8, Югары Осланда -10 процент, Әгерҗе, Баулыда 17-18 процент чамасы. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады.

15.10.2010

Быелгы план йөкләмәсен үтәп чыгу өчен, Премьер-министр Илдар Халиков торакны сафка бастыруның атналык графигын эшләү бурычын куйды. Шулай ук 2011 ел өчен торак төзелешен башлап калдыру да көнүзәк мәсьәлә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә торакны сафка бастыру мәсьәләләре буенча уздырылган видеокиңәшмәдә әнә шундый бурыч куелды.

Битләр: << 2061 2062 2063 ( 2064 ) 2065 2066 2067 2068 2069 2070 >>