Татарстан Премьер-министры Казанның Идел буе районы базарында ярминкәдә булды
25.09.2010Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Идел буе районы базарында ярминкәдә булды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгын ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ярминкәгә продукция китергән предприятиеләр җитәкчеләре озатып йөрде. Татарстан башкаласында яшәүчеләр кирәкле продукция алу өчен иртәдән базарга чыккан. Идел буе районы базарында республиканың Лаеш һәм Әтнә районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Татпотребсоюз”, РАЦИН ДУП, “Юбилейная” кошчылык фабрикасы, “Бурундуковский элеватор” һәм башка агросәнәгать комплексы предприятиеләре шәһәрлеләргә арзан бәядән продукция тәкъдим итте.
Әтнә һәм Лаеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көзге ярминкәгә 20 тонна бәрәңге, 3 тонна кәбестә, шул кадәр үк кишер һәм чөгендер, 2,6 тонна сыер ите, 15 мең данә йомырка, 10 тонна он, 70 тонна тирәсе ашлык, 3 тонна шикәр комы алып килгән. Гомумән алганда, 25 сентябрьдә ТРга 980 тоннадан артык бәрәңге, 30 тонна кәбестә, 11 тонна тирәсе чөгендер, шул кадәр үк кишер һәм 50 тоннадан артык суган алып килергә планлаштырыла. Моннан тыш, ярминкәдә он, ярма, шикәр комы, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары сатылачак.
“Продукция бәяләре чагыштырмача арзан. Бәрәңгенең бәясе 17 сум булуы куандыра”, - дип билгеләп үтте сатып алучы Салисә Дәүләтшина. Ул 2 капчык бәрәңге сатып алган һәм киләсе атнада тагын берничә капчык алырга планлаштыра.
Искә төшереп үтәбез, Татарстан Президенты ярминкәдә бәрәңгене 17 сумнан да кыйммәткә сатмау турында карар кабул иткән иде. Суганның 1 килограммы 14–16 сум, кишер һәм чөгендер – 20 сум, бодай оны – 14 сум. Шулай ук йомыркага, сөт продукциясенә һәм ярмага да ихтыяҗ бар.
Илдар Халиков сәүдә барышын күзәтте, сатып алучылар белән аралашты.
Ярминкәдә сәүдә барышын милиция хезмәткәрләре һәм район хакимияте түрәләре күзәтүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы