Яңалыклар

04.10.2010
Бүген Геленджикта Россия-Украина төбәкара икътисади форумы уза. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Форумны үткәрү турындагы килешүгә Россия Президенты Дмитрий Медведевның 2010 елның язында Харьковта Украина Президенты Виктор Янукович белән очрашуы вакытында ирешелде. Алга таба форумны даими нигездә үткәрү күздә тотыла.
02.10.2010
Татарстанның сәнәгать предприятиеләре тимер юл буйлап йөк ташу мөмкинлеген активрак карарга тиеш. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Владимир Якунин белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгы Татарстанга эшлекле сәфәре барышында Түбән Камада төзелүче нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы һәм Алабуга” махсус икътисади зонасы белән танышкан.
02.10.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия тимер юллары” ААҖ компаниясе президенты Владимир Якунин Алабуга районында урнашкан “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.

Визит башында алар “Соллерс” заводында булды. Кунаклар шулай ук “Фиат Дукато” автомобильләре күргәзмәсе белән танышты.
02.10.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, шул исәптән ТР Президенты каршындагы дәүләт торак программасы буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак төзү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство, республика муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты.
01.10.2010
Россия Федерациясе спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка “1980 елда Мәскәүдә узган XXII Олимпия уеннарының 30 еллыгы истәлегенә медален” һәм Мактау грамотасы тапшырды.
01.10.2010
Бүген Татарстан Республикасы һәм “Роснано” дәүләт корпорациясе арасында Казанда “Идея” технопаркы базасында Нанотехнологияләр үзәге төзү проекты буенча оештыру документлары пакетына кул куелды. Татарстан Республикасы ягыннан оештыру документларына “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Идея” инновация-җитештерү технопаркы” ААҖ директоры Сергей Юшко һәм ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов, “Роснано” дәүләт корпорациясе ягыннан корпорациянең генераль директор урынбасары Андрей Свинаренко кул куйды.
01.10.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат технологияләренә багышланган доклад ясады. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы инновацион һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашырудагы күп санлы проектлар башында тора. Бүгенге көндә министрлык тормышка ашыра торган иң эре проектларның берсе булып Диспетчер үзәге санала. Проект кысаларында Үзәк медицина сурәтләре архивы булдырыла. Архив Татарстанның медицина өлкәсендәге санлы диагностика җиһазларын берләштерә. Бүгенге көндә архивка 82 медицина аппараты тоташтырыла, базада 80 меңнән артык сурәт саклана. Хәзерге вакытта Үзәк медицина сурәтләре архивына тоташкан сәламәтлек саклау учреждениеләре даими рәвештә видеоконсультацияләр үткәрә.
30.09.2010
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы министр Әгъләм Садретдинов җитәкчелегендә “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” Республика конкурслары нәтиҗәләрен игълан итте.
30.09.2010
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта “2011-2020 елларда һәм алдагы перспективада Татарстан Республикасы фармацевтика сәнәгате үсеше” дигән максатчан программа проекты каралды. “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, программа “2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясе фармацевтика сәнәгате үсеш стратегиясе”, “2010-2020 елларда Татарстан Республикасында биотехнологияләрне үстерү” максатчан программасын үтәү йөзеннән һәм “2020 елга кадәрге чорда һәм алдагы перспективада Россия Федерациясе фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү” дигән федераль максатчан программа проекты нигезендә эшләнгән.
30.09.2010
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2010 елның 8 аенда “Татнефть” ААҖнең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм октябрьгә, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды, 2011 елга “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразлар буенча фикер алыштылар.

Битләр: << 2061 2062 2063 2064 2065 2066 2067 ( 2068 ) 2069 2070 >>