Яңалыклар

07.10.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы автоузышчылары белән очрашуда Татарстанда автоспорт ярышларын күбрәк үткәрергә чакырды.

Хөкүмәт йортында узган очрашуда Д1А дивизионында ралли-кросс буенча Ауропа чемпионатының көмеш призеры һәм чемпионы Тимур Тимерҗанов һәм Илдар Рәхмәтуллин, “Ефәк юлы-2010” ралли-рейды җиңүчеләре һәм призерлары – “КАМАЗ-Мастер” командасы әгъзалары, Д1 дивизионында автокросс буенча Россия чемпионаты җиңүчесе Салават Фәтхетдинов катнашты.
07.10.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда исерткеч эчемлекләр, сыра, тәмәке куллануны киметүгә һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруга багышланган утырыш узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Җыелышта шулай ук ТР Дәүләт Советы вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре, федераль һәм республика ведомстволары, министрлыклары, Татарстан Прокуратурасы, Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинеты җаваплы хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.
06.10.2010
Тотрыклы хакимият модернизация бурычларын хәл итүдә аеруча нәтиҗәле. Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков бүген Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең җирле һәм беренчел бүлекләре сәяси советлары секретарьлары белән очрашу төгәлләнгәннән соң журналистларга әнә шулай дип белдерде.
06.10.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың чакырылыш комиссиясе утырышы үткәрелде.

ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, быел октябрь-декабрь айларында Россия Федерациясендә 1 октябрьдән башлап хәрби хезмәткә 1983-92 елда туган 278821 граждан хәрби бурычын үтәргә чакырылачак, билгеле, биредә хәрби хезмәттән азат итәрлек һәм кичектереп торырлык сәбәбе булмаганнар турында сүз бара. Шулардан 9 меңнән артыгы татарстанлылар өлешенә туры килә. 15 октябрьдән исә егетләр муниципаль берәмлекләрдән ТР Җыелу пуктына, туплап хезмәт итү урыннарына озату өчен, китерелә башлый. Планда каралганча, әйтик, 13, 19, 23 ноябрьдә 800дән күбрәк татарстанлы Ерак Көнчыгыш юнәлешендәге поезд белән юлга чыга. Гомумән, быел көзен чакырылыш комиссияләренә исә 32 меңнән артык (язын 30476 иде) егет чакырылып тикшерү узарга тиеш була.
06.10.2010
Татарстан Словакия Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерә. Россия һәм Словакия арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын, телләр охшашлыгын һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне исәпкә алган хәлдә, ТР һәм Словакиянең моның моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Йозеф Мигаш белән очрашу вакытында әнә шулай дип белдерде.
05.10.2010
Бүген Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган чара узды. Анда республиканың иң лаеклы 550 педагогы чакырылган иде. Татарстанның иң яхшы укытучыларын котларга дип ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре килде.
05.10.2010
Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак төзү күләме ел саен кискен артмаячак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько әнә шул хакта хәбәр итте.
05.10.2010
Нидерландның икътисад министрлыгының тышкы икътисади мөнәсәбәтләр буенча генераль директор урынбасары Мартен ван ден Берг һәм Нидерланд Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рон Келлер җитәкчелегендәге эшлекле даирә делегациясе бу көннәрдә Татарстанда. Бүген мәртәбәле делегация вәкилләре белән Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу кысаларында ТР Хөкүмәте белән "ДСМ Көнчыгыш Ауропа" җәмгыяте арасында ниятләр беркетмәсе имзаланды.
04.10.2010
Бүген ТР Премьер министры Илдар Халиков “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә булып, предприятиенең бүгенгесе һәм киләчәге хакындагы фикерләре белән уртаклашты. Хөкүмәт башлыгын сәфәрдә Премьер-министр урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов озатып йөрде.
04.10.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Шахмат федерациясенең идарә рәисе вазифаларын башкаручы Илья Левитовка телеграмма юллады. Ул анда шахмат буенча Россия җыелма командасын Ханты-Мансийскида узган Бөтендөнья шахмат Олимпиадасында уңышлы чыгыш ясавы белән котлый.

Битләр: << 2061 2062 2063 2064 2065 2066 ( 2067 ) 2068 2069 2070 >>