Яңалыклар

14.10.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
 
'Хөрмәтле ватандашлар!

Ил буенча Бөтенроссия халык санын алу башлана. Яңа Россиядә гомумдәүләт күләмендәге мондый зур чара икенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты - җәмгыятебез тормышының объектив сурәтен булдыру. Хуҗалыклар буйлап йөреп, билгеләнгән сорауларга җавап алу халыкның социаль-икътисадый дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Узган айларда моңа күпъяклы, зур әзерлек эшләре алып барылды, анда хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары, республика җәмгатьчелеге катнашты.
14.10.2010
Казанга 2002 елдан бирле әледән-әле киләм, килгән саен спортны үстерү өлкәсендә республика җитәкчелегенең дөрес караш-юнәлештә булуына инанам һәм Казан үрнәге Россия Федерациясе субъектларына өлге дип саныйм. Казанның спорт башкаласына әйләнә баруын күрми-белми мөмкин түгел, чыннан да, Татарстан башкаласы спортта җитди позиция билиячәк, ул хәзердән үк инде халыкара спорт картасында: төбәкнең даны танылу, инвестицияләр, туризм җәлеп итү, иң мөһиме – халыкны сәламәтләндерү дигән сүз бу, дип белдерде бүген Казан Ратушасында барган Физик культура, спорт һәм олимпия хәрәкәте буенча федерация советы комиссиясенең күчмә пленар утырышында аның рәисе Вячеслав Фетисов.
14.10.2010
Казанда Татарстан, Россия һәм дөнья икътисадының актуаль темалары хакында фикерләшәләр. Бүген Татарстан башкаласында “Евромани-Казан 2010” Халыкара инвестиция форумы эшли башлады. Әлеге чараның ТР Хөкүмәте булышлыгында “Euromoney Conferences” Британия компаниясе тарафыннан Татарстан башкаласында өченче тапкыр оештырылуы. “Корстон”да узган ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, “Euromoney Conferences” директоры Кристофер Гарнетт, Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча башкаручы директоры Наталья Ханженкова һ.б. катнашты.
13.10.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы белән Татарстанның республика тәкъдим итә торган кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
13.10.2010
“Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (РОСНАНО) белән тыгыз элемтәдә булып, үзенең проектлары белән катнашса да, “Идея” инновацион технопаркы, IT-паркы булган Татарстанга инновацион юнәлештә урында таптанырга ярамый һәм, әйтергә кирәк, инновацияләрдә ишекләрне бикләп утырудан мәгънә юк: үзеңдә булганны башкаларга күрсәтергә, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнергә – дөнья киңлегенә чыгарга кирәк.
13.10.2010
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узды. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән утырышның көн тәртибендә бер мәсьәлә – ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы иде. Бу Рөстәм Миңнехановның Президент вазыйфасында Юллама белән тәүге тапкыр чыгыш ясавы иде. Зур концерт залында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР чит төбәкләрдәге һәм иллләрдәге даими вәкилләре, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Ферерация Советы әгъзалары, министрлыклар-ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, галимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашты. Утырыш радио-телевидение аша трансляцияләнде.
13.10.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты белән Гильбоа өлкәсе (Израиль) советы губернаторы Дани Атаро һәм Дженин (Фәләстин) провинциясе губернаторы урынбасары Абдалла Баракат белән очрашты. Бу хакта ТР Президентның матбугат хезмәте белдерде.
12.10.2010
Бүген Казанда Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык эшчәнлегендә электрон мәйданнарны куллану мәсьәләләренә багышланган илкүләм киңәшмә ачылды. Аның эшендә Дәүләт милке белән идарә буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Валерий Белый, агентлыкның ТР идарәсе җитәкчесе Елена Паткина, башка төбәк идарәләре җитәкчеләре, ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җитәкчеләре, дәүләт заказы өлкәсендә эшләүче белгечләр һ.б. катнаша. “Корстон” дагы ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
12.10.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" хезмәткәрләре өчен төзелгән 16 катлы 146 фатирлы торак йортны тапшыруда катнашты.

Бу тантаналы чарада Казан мэры Илсур Метшин, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков та катнашты.
Заманча күп катлы торак йорт Казанның Совет районы Альберт Камалиев урамында урнашкан. Биредә социаль инфраструктура булдырылган – гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, кибетләр, машина кую урыннары, төзекләндерелгән ишегаллары.
12.10.2010
Алдынгы, креатив идеяләрне проектларга салган Татарстан яшьләрен үзләрен тагын бер кат сынап карый ала. Агымдагы елның 17 ноябрендә республикада узачак Яшьләр форумы менә дигән мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов сөйләде.

“Әлеге форумда яшьләр уртак яисә шәхси проектларын тәкъдим итә алачак. Шуның белән алар үз сәләтен күрсәтә, потенциалын тормышка ашыра ала. Мондый чаралар шулай ук фикердәшләреңне табарга һәм дәүләт ярдәмен аларга мөмкинлек бирә”, - дип саный министр.

Битләр: << 2061 2062 2063 2064 ( 2065 ) 2066 2067 2068 2069 2070 >>