Казанда Россия Президентының кабул итү бүлмәсе ачылды

22.09.2010

Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе (Кремль ур., 12/20) ачылды.

Бу вакыйгага багышланган чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан республикасы буенча федераль баш инспектор Марсел Галимәрдәнов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Григорий Рапота гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән әңгәмәсендә Россия Президенты кабул итү бүлмәләре РФның барлык төбәкләрендә дә ачыла дип белдерде. “Алар билгеле стандартлар буенча җиһазлана. Биредә теләсә кайсы вазифаи зат гражданнарны кабул итү өчен шартлар булдырыла”, - диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле. Бу кабул итү бүлмәсендә сораулар буенча узем дә гражданнарны кабул итәчәкмен, дип ассызыклады Григорий Рапота.

“Дмитрий Медведев та гражданнарны кабул итәчәк, ул моны видеоэлемтә ярдәмендә теләсә кайсы округ кабул итү бүлмәсендә үткәрә ала”, - дип билгеләп үтте Г.Рапота.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов үз чиратында журналистлар белән фикер алышканда, шәхсән узе гражданнарны кабул итәргә әзер, диде. РФ Президенты кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Россия һәм Татарстан министрларын да кертеп, иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр кабул итәр дип планлаштырыла, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Григорий Рапота Россия Президентының кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Анда “2010 елга кадәр авылның социаль үсеше” федераль максатчан программа кысаларында торак шартларын яхшырту, тернәкләндерү һәм дару препаратлары белән тәэмин итү, Россия Федерациясе гражданлыгын алу мәсьәләләре каралды.

Төбәкләрдә Россия Президенты кабул итү бүлмәләре ачылу гражданнар дәүләт башлыгы адресына мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрнең оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде, аларның башкарылуын Россия Федерациясе Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил аппараты контрольдә тотачак.

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округына кергән Россия Президенты кабул итү бүлмәсе ачылган тугызынчы субъект. Андый кабул итү бүлмәләре Оренбург, Пенза, Сарытау һәм Самара өлкәсе, Мордовия, Марий Эл, Чувашия республикалары һәм Пермь крайларында бар. Округның башка төбәкләрендә кабул итү бүлмәләре агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр ачылачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.