Рөстәм Миңнеханов “Уралмаш” заводында булды

25.09.2010

Татарстан делегациясе беренче итеп “Уралмаш” заводында булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишаринга продукцияне завод директоры Олег Данченко тәкъдим итте.
Элек кунакларга яңа бораулау җайланмасын тәкъдим иттеләр, ул бөтен илгә танылган “Уралмаш” заводының символы буып тора диярлек. Предприятие 65 ел эшләү вакытында 15 меңнән артык бораулау җайланмасы чыгарган. Аларның йөк күтәрү егәрлеге 160–600 тонна һәм бораулау тирәнлеге 1500–15000 метрга кадәр. Бу тулы комплектлы бораулау җайланмалары производствосы күләменең дөньяда иң зур күрсәткече булып тора.
Хәзерге вакытта “Уралмашзавод” унлап бораулау җайланмасын әзерләү буенча төзелгән килешүне үти.
Аннары делегациягә Урал предриятиеләренең инновацион продукцияләре тәкъдим ителде. Алар арасында Уралхиммаш, Уралтрансмаш, Урал прибор төзелеше заводы, “Дэнас МС” медицина корпорациясе, “УралНИТИ”, В.Воровский исемендәге машина төзелеше заводы, “Электрохимприбор” комбинаты (г.Лесной), Серовский механика заводы бар иде. Аларның күбесе Татарстан компанияләре белән уңышлы эшли, башкаларның да ике як өчендә файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләвен билгеләп үтәргә кирәк.
“Бораулау җайланмасы өчен шасси сыйфатында “КАМАЗ”ны сайлау бик яхшы”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов мобиль бораулау җайланмасын караганда. Президентны заводта чыгарыла торган мини бораулар җайланмалаы кызыксындырды. Аның фикеренчә, кече бизнес аларны дача участокларын су белән тәэмин итү өчен скважиналар бораулаганда куллана алыр иде.
Татарстан Президентына медицина җиһазлары, шулай ук компьютер белән җиһазланган, асинхрон двигательле трамвайны (“Уралтрансмаш” ААҖ җитештергән) тәкъдим иттеләр.
Республика башлыгы журналистларга, “Уралмаш” бораулау җайланмалары чыгаручы зур завод, ә “Татнефть” – Татарстан территориясеннән читтә дә бораулау белән шөгыльләнүче эре нефть компаниясе дип белдерде. Киләчәктә республика да, гомумән Россия битум чыгару белән ныклап шөгыльләнчәк. Моның өчен яңа бораулау техникасы кирәк.
Аның сүзләренчә, яңа класслы бораулау җайланмалары эшләү өчен тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем оештыру турында карар кабул ителде.
Бүген Татарстан делегациясенең Свердловски өлкәсенә визиты кысаларында “Автострада-Урал” ҖЧҖ белән “Казан” җитештерү–төзелеш берләшмәсе арасында Уралдан Татарстанга төзелеш материаллары кайтару турында килешү төзелде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы