Вячеслав Фетисов Татарстан җитәкчелегенә республикада спорт үсеш тәэмин иткәне өчен рәхмәтен җиткерде

14.10.2010

Казан Ратушасында үткәрелгән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек барышына багышланган утырышта Физик культура, спорт һәм олимпия хәрәкәте буенча федерация советы комиссиясе рәисе шулай дип фаразлады.

Казанга 2002 елдан бирле әледән-әле киләм, килгән саен спортны үстерү өлкәсендә республика җитәкчелегенең дөрес караш-юнәлештә булуына инанам һәм Казан үрнәге Россия Федерациясе субъектларына өлге дип саныйм. Казанның спорт башкаласына әйләнә баруын күрми-белми мөмкин түгел, чыннан да, Татарстан башкаласы спортта җитди позиция билиячәк, ул хәзердән үк инде халыкара спорт картасында: төбәкнең даны танылу, инвестицияләр, туризм җәлеп итү, иң мөһиме – халыкны сәламәтләндерү дигән сүз бу, дип белдерде бүген Казан Ратушасында барган Физик культура, спорт һәм олимпия хәрәкәте буенча федерация советы комиссиясенең күчмә пленар утырышында аның рәисе Вячеслав Фетисов.

Журналистлар белән булган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә шушы фикерне куәтләп, Универсиададан соң да спорт объектлары дистәләрчә еллар буена халыкка хезмәт итәчәк, кулланылышка тапшырылганнарында яшьләр хәзер үк шөгыльләнә, дип искәртте. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Универсиадага әзерлек буенча проблемалар хәл ителә тора, ТР Дәүләт Советы РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзалары белән тыгыз элемтәдә эшли, спорт объектлары төзелешенә исә федераль үзәк финанслар ягыннан тәэмин итеп бара.

2013 елда Казан шәһәрендә үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек барышына багышланган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, 2013 ел Универсиадасы дирекциясе директоры Владимир Леонов һ.б. катнашты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.