Рөстәм Миңнеханов Израиль һәм Фәләстин делегациясе белән очрашты

13.10.2010

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты белән Гильбоа өлкәсе (Израиль) советы губернаторы Дани Атаро һәм Дженин (Фәләстин) провинциясе губернаторы урынбасары Абдалла Баракат белән очрашты.

Израиль белән Фәләстин вәкилләре Казанга бергә килеп, яһүд һәм гарәп халыкларының тату яшәү мөмкинлеген үрнәк итеп күрсәтте, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Президент кунакларның безнең республикага беренче тапкыр килүләрен исәпкә алып, Татарстанның икътисади потенциалы, аның мәгариф һәм мәдәни өлкәләре турында сөйләде.

Бүгенге көндә Татарстан Израиль һәм Фәләстин белән мәгариф, мәдәният өлкәсендә элемтәләр җайга салды. Башкалада яшәүчеләр Израиль һәм Фәләстин кинематографы сәнгате белән таныша ала. Ике дәүләтнең студентлары да безнең вузларда укый, Татарстан белгечләре төрле юнәлешләр буенча Израиль хезммәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша. Хәзерге вакыттагы икътисади мөнәсәбәтләр дәрәҗәсе бик түбән, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Моның белән бәйле рәвештә, безгә Израиль һәм Фәләстин белән мөнәсәбәтләрне яңа, сыйфатлы дәрәҗәгә чыгарырга кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты.

Гильбоа өлкәсе советы (Израиль) губернаторы Дани Атар билгеләп үткәнчә, Татарстанда төрле дин һәм милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләр үрнәк булып тора. Аның сүзләренчә, төрле дин вәкилләрен берләштерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе Израиль белән Фәләстинга бик кирәк. Сөйләшүләр өстәле артында яһүд һәм гарәп халыклары вәкилләренең булуы искәрмә булып тора.

Моннан тыш, Дани Атар Израиль округы Гильбоа белән Фәләстиннең Дженин шәһәре уртак икътисади элемтәләре тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның нәтиҗәсендә гарәп-израиль зонасы эшли башлады. Өлкә советы губернаторы Татарстан Президентын бу зона белән танышырга чакырды.

Фәләстин автономиясе вәкиле Абдалла Баракат шулай ук Израиль белән Фәләстин арасындагы мөнәсәбәтләр проблемасын халыкара бергәлек ярдәменнән башка хәл итү катлаулы, дип билгеләп үтте. Баракат әфәнде Татарстаннвың бу мәсьәләдә үз өлешен кертә алачагына ышаныч белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте.