Рөстәм Миңнеханов: "Республика "Евромани" форумын үткәрергә лаеклы"

14.10.2010

Казанда Татарстан, Россия һәм дөнья икътисадының актуаль темалары хакында фикерләшәләр. Бүген Татарстан башкаласында “Евромани-Казан 2010” Халыкара инвестиция форумы эшли башлады. Әлеге чараның ТР Хөкүмәте булышлыгында “Euromoney Conferences” Британия компаниясе тарафыннан Татарстан башкаласында өченче тапкыр оештырылуы. “Корстон”да узган ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, “Euromoney Conferences” директоры Кристофер Гарнетт, Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча башкаручы директоры Наталья Ханженкова һ.б. катнашты.

Узган елгы форум Россия һәм чит илләрдән 500 дән артык делегатны – икътисадның реаль секторында эшләүче предприятиеләр, инвестиция, идарә, иминият компанияләре, банк структуралары, эксперт агентлыклары вәкилләрен бер мәйданга җыйган иде. Быел да катнашучылар саны шулкадәр.

“Euromoney Conferences” яклавында уздырылучы бу традицион җыен инвестиция һәм инновация өлкәләрендә хезмәттәшлек стратегиясе, хакимият белән бизнесның глобаль икътисад шартларында хезмәттәшлеге хакында фикерләшү мәйданы булып хезмәт итә. Аның максаты – дөнья җәмәгатьчелеген Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру, республикага перспективалы проектларын гамәлгә ашыру өчен потенциаль инвесторлар килүгә юл ачу. Быелга форум мәйданында Татарстанның инвестиция потенциалы хакында сөйләүче бердәм экспозиция тәкъдим ителә. “Евромани” кысаларында тәүге тапкыр республиканың өметле инвестиция проектларын пропагандалаучы “Татарстан Республикасының инвестиция порталы” интеграцияләнгән интернет-ресурсы презентацияләнә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләү чыгышында чит ил партнерларының Татарстанда икътисади үсешнең актуаль юнәлешләре хакында фикер алышу өчен зур сорау тапкан эшлекле мәйдан булдыруын ассызыклап үтте. Кризистан соңгы этапта үсеш стратегиясе, Татарстан һәм Россиянең яңа дөнья корылышында тоткан урыны, икътисадның база кластерларының максатлары – боларның барысы да биредә күтәрелүче актив темалар. Президент Казан форумында катнашучылар санының елдан-ел артуына басым ясады. “Форум республиканың иҗтимагый тормышында гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы урын тота. Татарстанның бу форумны кабул итү урынына әйләнүенең нигезле сәбәпләре бар. Республикада уңайлы инвестиция мохите, ачык эшлекле тирәлек урнашкан. Моны шушы көннәрдә Татарстанга булган сәфәре вакытында АКШ ның Силикон үзәнлеге венчур инвесторлары да искәртте”, -дип белдерде республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан Россия икътисады белән интеграциягә омтылган чит ил инвесторлары үтеп керү ноктасына әйләнде. 2010 елның беренче яртысы йомгаклары буенча, җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре күләме буенча, Татарстан Мәскәүдән генә калышып, икенче урын алган. “Безнең традицион стратегик партнерлар исемлеген дөнья күләмендә киң танылу алган сәнәгать, финанс һәм бизнес төркемнәр тәшкил итә. Алар саны елдан-ел арта. Татарстанда чит ил инвесторлары ныклы дәүләт ярдәме белән очраша. Республикада сәнәгать, транспорт һәм инновация инфраструктурасы ныклы үсеш алган, ныклы фәнни-техник потенциал бар”, -дип ассызыклады Президент. Ул үрнәк итеп Казан федераль һәм фәнни-тикшерү университетларын, технопарклар, инвестиция һәм венчур фондларын атады. Аның фикеренчә, нәкъ менә шушы үсеш институтлары Татарстанда тирән диверсификацияләнгән икътисад булдыруда сизелерлек уңышларга китергән. Бүген республикада химия һәм нефть химиясе комплексы, автомобиль төзелеше кластеры, энергетика көчле үсеш кичерә. Бу тармаклар тулай төбәк продуктының сизелерлек өлешен формалаштыра.

Татарстан социаль-икътисади үсеш, халыкның тормыш сыйфаты буенча да ил территорияләре рейтингының югары баскычында. Шулай да әле, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төбәкнең уңайлы географик урыны белән бәйле конкурентлы өстенлеге тулы көченә файдаланылмый. Аның белдерүенчә, Ауропа белән Азияне бәйләүче географик урыны Татарстанны трансмилли компанияләрнең логистик проектларын гамәлгә ашыру өчен уңайлы плацдарм итәчәк.

“Заманча технологияләр, гадәти булмаган икътисади карарлар, чит ил инвестицияләре - Татарстан икътисадының инновацияле үсеше өчен мөһим факторлар. Бу форум халыкара инвестиция хезмәттәшлеге юлында да зур урын алыр”, -дигән ышаныч белдерде Президент.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов форум делегатлары алдында Татарстандагы инвестиция сәясәте, аның нәтиҗәләре һәм үсешнең яңа офыклары хакында чыгыш ясады. Көннең беренче яртысында шулай ук Франциянең халыкара мөнәсәбәтләр институты киңәшчесе Доминик Моизи, Европа реконструкция һәм үсеш банкының Россия буенча идарәче директоры Наталья Ханженкова чыгышлары тыңланды.

Хәзер форум делегатлары фикер алышуларны панель сессияләрдә дәвам итә. Бүгенге программада 6 сессия утырышы планлаштырылган. Аларда, аерым алганда, Россиянең, шул исәптән Татарстанның, дөньяның яңа тәртибендәге урыны, инфокуммикация технологияләре, производство өчен өстәмә кыйммәт, транспорт белән тәэмин ителешне финанслау инфраструктурасы, иминиятләштерү, пенсия фондларының үсеш дәрәҗәсе, перспективалары һ.б. темалар күтәрелә.

“Евромани-Казан 2010” ΙΙΙ форумы кысаларында ТР Икътисад министрлыгы белән “Мерседес-Бенц Тракс Восток”, “Си Эн Эйч-КАМАЗ Индустрия”, “Винербергер АГ” җәмгыятьләре арасында берничә инвестиция килешүе дә имзаланачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.