ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

13.10.2010

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узды. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән утырышның көн тәртибендә бер мәсьәлә – ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы иде. Бу Рөстәм Миңнехановның Президент вазыйфасында Юллама белән тәүге тапкыр чыгыш ясавы иде. Зур концерт залында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР чит төбәкләрдәге һәм иллләрдәге даими вәкилләре, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Ферерация Советы әгъзалары, министрлыклар-ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, галимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашты. Утырыш радио-телевидение аша трансляцияләнде.

ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасын Татарстанның алга таба комплекслы үсеш стартегиясе, дәүләт хакимияте органнарының икътисадның, социаль, мәдәни өлкәләрнең нәтиҗәле үсешен тәэмин итү буенча эшчәнлек программасы дип бәяләргә мөмкин. 40 минутлап дәвам иткән чыгышында республика башлыгы Татарстан икътисадын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә, заманча инфраструктура формалаштыруның төп моментларына, динамик үсешне яңа инновацион икътисад ярдәмендә тәэмин итүгә, республика икътисадында IT-секторның ролен күтәрүгә, җәмгыять үсешенең нигезе булган урта класс формалашуга шартлар тудыруга, дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерүгә, заман технологияләре нигезендә мәгариф, сәламәтлек саклау системаларын үстерүгә, туган телне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыруга һ.б. төп игътибар юнәлтте.

Утырышны алып барган ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, республиканың социаль-икътисади үсешенә тирән анализ ясалган бу Юллама ТР бюджетын кабул итүгә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, предприятие-оешмалар эшчәнлегенә юнәлеш бирә. “ТР Дәүләт Советы Президиумы һәм ТР Хөкүмәте Юлламада урын алган нигезләмәләрне гамәлгә ашыру планын эшләячәк”, -дип белдерде ул.
Утырыш соңында журналистрлар белән булган әңгәмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Президент Юлламасы уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашты. Ул ТР Президентының парламентка Юлламасын эчтәлегенең оештырылуы, конкрет булуы ягыннан уңай бәяләде. “Анда куелган мәсьәләләр тормыш чынбарлыгыннан алынган”, -дип ассызыклады ул.
РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов исә Президент Юлламасының яңа жанры барлыкка килә, дип саный. “Юллама үзенең кыскалыгы, конкретлыгы, тармак тәртибендә булмыйча, функциональ булуы белән аерылып тора. Иң мөһиме: Президент бу Юлламада республиканың инновацияле модернизаторлык потенциалын күрсәтте. Бу иң алдынгы заман технологияләре кулланылган яңа дәвалау үзәкләре ачылуда да, барлык укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итүдә дә чагылыш таба. Күпчелек субъектлар өчен әле болар киләчәк эше булса, Татарстан өчен ул чынбарлык. Юлламадан аңлашылганча, республика амбицияле бурычлар куярга һәм аларны гражданнары мәнфәгатьләрен истә тотып хәл итәргә сәләтле”, - дип ассызыклады ул.