Яңалыклар

08.07.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

06.07.2024

Сабантуй бәйрәме - иң беренче чиратта дуслык бәйрәме. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXIV федераль Сабантуй ачылышында белдерде.

Чара Марий Эл Республикасы Медведев районы Руэм поселогы территориясендә уза.

Сабантуйның барлык кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов шулай ук монда Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары катнашуын билгеләп үтте.

06.07.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш Марий Эл Республикасына эш сәфәренә килде, анда ул XXIV федераль Сабантуй чараларында катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Сабантуй 2001 елдан бирле гомумфедераль бәйрәм буларак үткәрелә.

05.07.2024

5 июльгә республикада торак төзелешенең гомуми планы 77%ка үтәлгән - 2 млн 420 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган.бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

05.07.2024

Республикада эссе һава торышы судагы вакыйгаларның үсүенә һәм янгыннарга бәйле хәлләрнең кискенләшүенә китерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

05.07.2024

Гаилә традицион рәвештә мөһим тәрбия институты булып тора һәм традицион кыйммәтләрне саклауга ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

05.07.2024

«Агроидел-2024» күргәзмәсе үзенә ихтыяҗын булуын раслады. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

05.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында терлекчелек өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты.

05.07.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң «Сосенка» балаларны савыкиыру лагеренда булды. Аны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

04.07.2024

"Агроидел" күргәзмәсе - Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия өчен дә мөһим вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроидел-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде. 

Битләр: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>