Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булды.
Узган ел гимназиядә капиталь ремонт үткәрелгән. Уку йортының фасады, түбәсе яңартылган, ишек-тәрәзәләре, инженерлык челтәрләре, сантехника алыштырылган, яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук гимназиядә капиталь ремонттан соң бассейн ачылган.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган бүлмәләрне карады, уку классларын, ашханә һәм спорт залын карады. Эчке бизәлеше татар милли стильдә эшләнгән. Актлар залында Татарстан Рәисенә Түбән Камада туган телләрне өйрәнүнең сыйфатын яхшырту һәм тиешле педагогик кадрлар әзерләү турында сөйләделәр.
Шулай ук Татарстан Рәисе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында 30 беренче сыйныф укучысына мәктәп портфельләре тапшырды. "Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Татарстанда 53 меңнән артык укучысы беречне мәртәбә парталар янына утырачак. Бүген без сезнең бөтен республикага билгеле булган гимназиягездә булдык. Капиталь ремонттан соң биредә уку өчен барлык уңайлы шартлар булдырылган", - диде Татарстан Рәисе.
Исегезгә төшерәбез, акция 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул баланы мәктәпкә әзерләгәндә өстәмә ярдәм таләп ителә торган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балалар кирәкле канцелярия товарларының тулы комплекты белән тутырылган мәктәп портфельләре алалар. 2024/2025 уку елы башына акция кысаларында республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 9,5 мең беренче сыйныф укучысына һәм 2-11 сыйныфларда укучы 10 меңнән артык укучыга ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Аннары Рөстәм Миңнеханов гимназия янындагы төзекләндерелгән Бакый Урманче исемендәге бульварны карады. Биредә тротуар плитәсе җәелдерелгән, эскәмияләр, яктырткычлар, велопарковкалар куелган һәм танылган татар рәссамы эшләре белән стендлар куелган.