Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда М-14 микрорайонындагы 133 нче күп профильле «Гаилә» лицеенда булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән. Балалар белән 44 педагог шөгыльләнәчәк. Гомуми мәйданы 20,7 мең кв. м булган өч катлы мәктәп бинасында 52 уку кабинеты (шуларның 20 се – башлангыч сыйныфлар өчен), 300 кешегә исәпләнгән актлар залы, кече һәм өлкән яшьтәге балалар өчен рекреацион зоналар, зур һәм кече спорт заллар, зур ашханә бар.
Республика Рәисенә яңа лицейда заманча технологияләрне өйрәнүгә басым ясалуын хәбәр иттеләр. Учреждениедә креатив индустрияләр мәктәбе, шулай ук дроннар белән идарә итү буенча балалар үзәге ачу планлаштырыла. Өстәмә белем бирү нәфис гимнастика, футбол, хореография түгәрәкләрендә, журналистика һәм робот техникасы секцияләрендә, керамикадан эшләнмәләр ясау остаханәләрендә булачак.
Аннары видеоэлемтә буенча актлар залында республикада төзелгән яңа мәгариф учреждениеләрен кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. 8 яңа мәктәп һәм 1 өстәмә корпус (барлыгы 10 мең урынга), шулай ук 2 балалар бакчасы (барлыгы 500 урынга). Кайбер мәгариф учреждениеләре «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа уку елында барлыгы 21 яңа мәгариф объекты ишекләрен ачачак: 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы. "Барлык бу мәктәпләр һәм балалар бакчаларына халыкта ихтыяҗ зур, кешеләр бу объектларны көтә. Бу бик зур хезмәт, зур ресурс. Төзелеш комплексына рәхмәт әйтәсем килә, бу бурычны үтәү җиңел түгел", - диде ул.
Республика Рәисе ассызыклаганча, мәгариф системасында иң мөһиме - педагоглар. "Укытучыларыбызга шартлар тудырырга кирәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары республика һәм ил файдасына хезмәт итәргә тиеш. Сезгә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Без Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә парталар артына 500 меңнән артык Татарстан укучысы утырачак, шул исәптән 53 мең беренче сыйныф укучысы.