Рөстәм Миңнеханов Чистайда пассажирлар өчен яңа пристань төзелеше барышын бәяләде

28.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай районында булды. Ул биредә пассажирлар пристанен төзү эшләренең барышы белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Чистай шәһәре пристане Гуськов урамында урнашкан. Бу объектта эшләр 2023 елның февралендә башланды. Заказ бирүче - «Главинвестстрой РТ» ДКУ, проектлаучы - «Татинвестгражданпроект» ДУП.

Бүгенгә эшләрнең гомуми үтәлеше 94% тәшкил итә. Пассажирлар павильоны инде төзелгән, тирә-яктагы территорияне төзекләндерү һәм причал стенасын төзү эшләре төгәлләнә.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов бу объектта агымдагы елның июлендә булган иде инде.

Чистайның пассажир пристане шәһәрнең туристлык җәлеп итүчәнлегенә уңай йогынты ясар дип көтелә. Проектны агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла. Объект «Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү»проекты кысаларында төзелә.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов бинаны навигация чорында гына түгел, ә аннан тыш та кулланырга тәкъдим иткән иде. Пассажир пристане бинасын яшүсмерләр клубы буларак файдалану күздә тотыла. Биредә шулай ук балалар һәм спорт зоналары булган иҗтимагый урыннар да җиһазландырылачак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов объектны карау барышында төзелеш барышын һәм башкарылган эшләр күләмен уңай бәяләде.  Ул ассызыклаганча, пристаньны яңа иҗтимагый киңлек һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен локация белән берләштерү - дөрес карар. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар озата йөрде.