Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама химия-технология институтында һәм Түбән Кама педагогика көллиятендә булды. Ике уку йортында да ремонт эшләре башкарылган.
Түбән Кама химия-технология институтында үзәк корпуска капиталь ремонт быел төгәлләнде. Бинаның түбәсе яңартылган, эчке төзекләндерү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре алыштырылган. Моннан тыш, лабораторияләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган. Планда - тулай торагы булган аерым кампус төзү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Түбән Кама химия-технология институты республиканың мөһим мәгариф һәм фәнни үзәге булып тора. Шул ук вакытта ул дуаль белем бирүне активрак үстерергә өндәде.
Шулай ук Татарстан Рәисенә институт мәйданчыгында «Сибур Интех» компетенциягә ярдәм итү һәм белгечләр әзерләү проекты гамәлгә ашырылачагы турында сөйләделәр. Уку үзәген ачу нефть химиясе тармагы өчен эшче кадрлар әзерләүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Үзәкнең гомуми мәйданы 3,2 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, анда 48 уку аудиториясе урнашачак. Белем бирү 11 юнәлеш буенча барачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама педагогика көллиятендә булды. Ул 1981 елда ачылган. Бүген биредә 800 гә якын студент – булачак тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучылары һәм физик культура педагоглары белем ала. Капиталь ремонттан соң көллият территориясендә бердәм белем бирү пространствосы булдырылды. Яңартылган уку кабинетлар яңа җиһазлар белән тәэмин ителде.
Педагогика көллиятен карагач, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин кадрларны әзерләүгә кластерлы якын килү үсеше турында сөйләде. Аерым алганда, конкрет эш бирүчеләргә белгечләр әзерләү өчен Түбән Кама мәгариф учреждениеләрен һәм сәнәгать предприятиеләрен якынайту буенча эш алып барыла.