Бүген Татарстан Республикасы Югары суды коллективына яңа рәисне тәкъдим иттеләр. Ул элек Яшел Үзән шәһәр судын җитәкләгән Азат Гыйльметдинов. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Югары Суды Рәисе урынбасары Юрий Глазов катнашты.
"Азат Гыйльметдиновның Татарстан Республикасының гомуми юрисдикция суд системасында эшне дөрес оештыруда тиешле тәҗрибәсе бар", - диде Юрий Глазов.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ТР Югары судының яңа рәисенә дәүләт башлыгы күрсәткән ышаныч зур җаваплылык йөкли. "Татарстан - Россия Федерациясенең терәк регионы. Барлык хезмәтләр, структуралар, суд системасы илебез үсеше өчен хезмәт итәргә тиеш. Сезгә яңа вазифада уңышлар телим", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Азат Гыйльметдинов ил җитәкчелегенә зур ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Ышандырып әйтәм, минем бөтен көчем, белемем, бөтен һөнәри тәҗрибәм Татарстан Республикасы Югары судының, шәһәр һәм район судларының уңышлы эшенә юнәлгән булачак", - дип өстәде ул.
Азат Мансур улы Гыйльметдинов 1980 елда Кукмара бистәсендә туган. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Суд системасында карьерасын 2002 елда Казанның Авиатөзелеш район суды судьясы ярдәмчесе булып башлый. 2009 елда Казанның Мәскәү район суды судьясы итеп билгеләнә, ә 2014 елдан - ТР Югары Суды судьясы. 2019 елдан Яшел Үзән шәһәр суды рәисе вазифасын башкара.