Рөстәм Миңнеханов Н.Ф.Гамалея исемендәге Үзәк директоры Александр Гинцбург белән очрашты

27.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, яңа вакциналар эшләү өлешендә Татарстанның фәнни үзәкләре һәм югары уку йортлары белән багланышлар турында сүз барды.

Үзәккә 1891 елда нигез салынган. Эшнең төп юнәлешләре - эпидемиология, йогышлы иммунология, микробиология һәм биоинженерия буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр, шулай ук дәвалау һәм профилактика препаратлары булдыру.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев