Яңалыклар

27.05.2024

Ташкентта Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләр советы утырышы башланды. Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёв катнашында уза.

«Россия 24» телеканалында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов утырышта катнаша.

27.05.2024

Бүген Ташкентта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Җизак өлкәсе Хакимияте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы ягыннан документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза салды.

27.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында Үзбәкстанда эш сәфәрендә.

26.05.2024

Бүген кич Татарстан РеспубликасыРәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия Федерациясе Төбәкләр советы һәм Үзбәкстан Республикасы чараларында катнашачак.

26.05.2024

"Рус халык бәйрәме Каравон елдан-ел матурлана бара. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылында Каравон халык бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны шундый сүзләр белән сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан һәм илебезнең барлык төбәкләреннән 200дән артык иҗат коллективы җыелган бәйрәмнең барлык кунакларына, катнашучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерде.

26.05.2024

Бүген Лаеш муниципаль районының Никольское авылында Каравон рус халык бәйрәме уза.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  бәйрәм кунагы булды.

Бәйрәм мәйданчыгына килү белән Рөстәм Миңнеханов декоратив-кулланма сәнгать осталары күргәзмәсен карады, халык-сәнгать кәсепләре осталары эшләре белән танышты,ал куагыннан төрле әйберләр үрү, тукыма туку, чүлмәкчелек һәм агачтан уеп ясау буенча мастер-классларда булды.

26.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Караеш авылындагы аэродромда булды, «Академия 033» авиация уку үзәге эшчәнлеге белән танышты. Бу -  коммерциячел, эшлекле һәм шәхси авиация өчен авиация белгечләре әзерләү үзәге. Төп юнәлеше инженер-техник состав белгечләренең квалификациясен арттыру.

26.05.2024

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының ямьле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Гасырлар дәвамында саклана килгән матур традиция буенча Никольское авылы Татарстан шәһәрләреннән һәм авылларыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы кунакларны ачык йөз белән каршы ала.

25.05.2024

Бүген Казан Кремлендә 2023/2024 елгы су полосы буенча Россия чемпионатында җиңүче һәм Россия Кубогын яулаучы «Синтез» спорт клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

25.05.2024

Беренче квартал нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 57,9 млрд сум яки узган елгы дәрәҗәгә карата чагыштырма бәяләрдә 100,8% тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүматлар китерде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>