Яңалыклар

28.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Төп мәсьәлә - 2024 елның I кварталында Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлегенең йомгаклары һәм алга таба үсеш бурычлары. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, шулай ук министрлыклар, ТР Рәисе Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Администрациясе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

28.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Гадәттәгечә Россия шәһәрләреннән компанияләр һәм предприятиеләр вәкилләре нефть химиясе продукциясен эшкәртү, аккумуляторлар җитештерү һәм сәнәгать өчен башка инновацион проектлар өлкәсендә яңа технологияләр һәм юнәлешләр тәкъдим иттеләр.

27.05.2024

Җәйге балаларны савыктыру кампаниясе Татарстанда 172 мең баланы үз эченә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

27.05.2024

Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән, беренче чиратта, икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләре советы утырышында хәбәр итте.

Утырыш Ташкентта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәтт Мирзиеёв катнашында уза.

 

27.05.2024

Татарстанда халыкның 21 проценты, ә бу 852 мең кеше, 17 яшькә кадәрге балалар. Шул ук вакытта 160 меңнән артык бала күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә, мондый гаиләләр Татарстанда 50 меңнән артык. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Балаларны яклау көненә багышланган брифингны шундый сүзләр белән башлады.

27.05.2024

Ташкентта Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләр советы утырышы башланды. Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеёв катнашында уза.

«Россия 24» телеканалында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов утырышта катнаша.

27.05.2024

Бүген Ташкентта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Җизак өлкәсе Хакимияте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы ягыннан документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза салды.

27.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында Үзбәкстанда эш сәфәрендә.

26.05.2024

Бүген кич Татарстан РеспубликасыРәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия Федерациясе Төбәкләр советы һәм Үзбәкстан Республикасы чараларында катнашачак.

26.05.2024

"Рус халык бәйрәме Каравон елдан-ел матурлана бара. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылында Каравон халык бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны шундый сүзләр белән сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан һәм илебезнең барлык төбәкләреннән 200дән артык иҗат коллективы җыелган бәйрәмнең барлык кунакларына, катнашучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерде.

Битләр: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>