Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - илнең терәк регионы, биредә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар һәм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, барлык социаль йөкләмәләр үтәлә, дөньякүләм дәрәҗәдәге эре масштаблы чаралар үткәрелә. Югары нәтиҗәләргә ирешергә ил Президенты Владимир Путин һәм Федераль Хөкүмәтнең ярдәме булыша.
"Һәрбер фидакарь хезмәте белән бүләкләнүче республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуына зур өлеш кертә. Безнең белән бу залда, Ватанга хезмәт итү юлын сайлап, сугыш кырында аның суверенитетын яклап, хәрби бурычларын намус белән үтәп, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Без барыбыз да сезнең алда бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватанны һәм гражданнарыбызның тыныч киләчәген саклыйсыз", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул солдат һәм офицерларның гомерләрен саклап калучы, барлык татарстанлыларның сәламәтлеген саклаучы медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде.
"Хөрмәтле ветераннарыбызны аеруча җылы сәламлисем килә, алар арасында Социалистик Хезмәт Герое, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Евгеньевна Смирнова да бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республиканың оборона комплексы, машина төзелеше, нефть химиясе, транспорт, урман һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре югары дәүләт бүләкләре лауреатлары булды. "Сез илнең икътисади һәм оборона потенциалын ныгытуга һәм аның технологик суверенитетына ирешүгә зур өлеш кертәсез", - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе тантанада катнашучыларга.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук фән, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре дә бар. "Сезнең уникаль белемегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз Татарстанда гына түгел, ә федераль дәрәҗәдә дә бәяләнә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул барлык лауреатларны лаеклы бүләкләре һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне белән котлады. Татарстан Рәисе барлыгы 54 дәүләт бүләге тапшырды.