Татарстанда ел башыннан бирле төзелеш мәйданчыкларында җитештерүдә имгәнүләрнең 10 очрагы теркәлгән. Һәм хезмәтне саклау чаралары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Татарстанда гамәлгә ашырылган ИТ һәм кибериминлек өлкәсендәге проектлар белән танышты. Депутат Иннополис Университетында, Innostage SOC CyberART кибер куркынычларга каршы тору үзәгендә булды һәм «Иннополис» МИЗда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Севастополь шәһәрендә Яңа Херсонеста булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Симферопольнең Җәмигъ мәчетендә булды. Экскурсияне аңа Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әмирали Аблаев үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.
2024 елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләре турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Форостагы «Сәләт-Ак Барс» лагеренда булды һәм балаларның ялын оештыру шартларын тикшерде. Хәзер лагерьда юнәлешле сменаларда Татарстаннан - 237 бала һәм Кырым Республикасыннан 60 бала ял итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» футбол клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу команданың клуб базасында узды.
Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дәүләт казна учреждениесе директоры итеп Хафизов Илнар Фәнил улы билгеләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Татарстан Республикасында 40 район бөртекле культуралар суктыруга кереште – көзге бодай, арыш, борчак һәм арпа. Бүгенгә 1 млн 326 мең гектардан 86 мең га суктырылган, бу планның 6,5 %ы, 288 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 33,5 ц/га (2023 елда - 29,9 ц/га). Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.