Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында яңа спорт-кинология комплексында булды.
Искәртәбез, 2022 елда Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада «Йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт культурасын үстерү» проекты старт алды, аның кысаларында Әлмәттә Бигаш урамында спорт-кинология комплексы һәм этләр йөртә торган мәйданчык төзү турында карар кабул ителгән иде.
Проект кинологик спортны үстерүгә һәм этләр үрчетүчеләр бергәлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карап чыкты. Объектта керү тамбурлары, кинологлар өчен павильон, уен һәм тренировка зоналары (барьерлар, таулар, окоплар һ.б.), эскәмияләр, түбәләр һәм велопарковка каралган.
Халыкның иминлеге мәйданчыкның бөтен периметры буйлап киртәләр кую юлы белән тәэмин ителгән. Комплекс инфраструктурасы һәм булган җиһазлар биредә ярышлар, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм лекцияләр уздырырга мөмкинлек бирә.