Татарстан Рәисе Мисырның РФдәге Илчесе Нәзих Әл Нәҗҗәри белән очрашты

06.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нәзих Әл Нәҗҗәри белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Мисыр - Россиянең күптәнге һәм мөһим партнеры. Узган ел илләр дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгын билгеләп үттеләр. «Россия һәм Мисырны дөньядагы кризис, конфликт күренешләрен җайга салу мәсьәләсендә бердәм позицияләр, күп кенә халыкара проблемаларга уртак караш берләштерә», - диде ТР Рәисе.

Ике дәүләтнең дә җитәкчеләре төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр. «Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни багланышлар үсешенә үз өлешен кертә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе Татарстан-Мисыр товар әйләнешенең яхшы үсешен билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 2 217 млн тәшкил иткән - 8 тапкырга үсеш. "Без киләчәктә үзара сәүдә күләмнәрен арттырырга телибез. Бу уңай динамиканы сакларга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.