Татарстанда мәктәпләргә һәм мәгариф үзәкләренә капиталь ремонт программалары тулысынча үтәлгән, 363 күп фатирлы йортка капиталь ремонт тәмамланган

07.09.2024

Татарстан Республикасында мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программалары тулысынча үтәлгән. Узган ике атнада гына да 13 муниципалитетта 23 объект төзелеп беткән. Моннан тыш, соңгы ике атнада 20 муниципалитетта 52 азык-төлек блогы (94тән) файдалануга тапшырылган, подрядчылар Апас һәм Чүпрәле районнарында соңгы 4 ресурс үзәген тәмамлаган. 15 тулай торакны ремонтлау программасы 4 объектны тапшыру белән тәмамланган - икесе Түбән Кама районында һәм берәр Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Татарстанда социаль-мәдәни объектларны, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының барышы турында хәбәр итте. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 98%ка башкарылган. Менделеевск муниципаль районында 1 балалар бакчасы эшләнеп бетмәгән. Бу атнада Лениногорск, Азнакай, Лаеш, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында 6 объектта эшләр төгәлләнгән. Сәламәтлек саклау тармагындагы 138 объектның өчтән ике өлешен фельдшер-акушерлык пунктлары алып тора. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре 99%ка җиткән. 2 объект эштә кала. Бу атнада Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында берәр объект төгәлләнгән. 25 поликлиникада ремонт эшләре күләме 96% тәшкил итә. Эшләр 7 объектта дәвам итә. Соңгы ике атнада 3 объект төгәлләнгән берсе – Әлмәт районында, икесе – Актаныш районында. 31 медицина стационарын капиталь ремонтлау 81% дип бәяләнә. Казан шәһәрендә һәм Алексеевск районында подрядчылар узган ярты айда берәр объект тапшырган. Мәдәният тармагының 24 объектында ремонт эшләре бара. 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыш шәһәрендәге объект кына эштә кала. Үтәлеш 90% тәшкил итә. Узган ике атнада Лениногорск, Минзәлә һәм Сарман районнарында 3 объектта эшләр төгәлләнгән. Мәдәни билгеләнештәге 19 объект буенча төзелеш-монтаж эшләре 84%ка башкарылган. Бу атнада Югары Ослан районындагы объектта эшләр төгәлләнгән. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 28 объектка капиталь ремонт ясала. 7 яшьләр үзәгендә ремонт 43%ка башкарылган, 9 балаларны савыктыру лагеренда - 52%ка, 6 яшүсмерләр клубында ремонт эшләре 77% ка үтәлгән. Узган ике атнада Зеленодольск районындагы объектта эшләр төгәлләнгән. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә ремонт 42%ка башкарылган. «Экология» өлкәсендә 21 объект гамәлгә ашырыла. Эшләрнең гомуми үтәлеше 91%ка җиткән. 8 объект эштә кала. Киңәшмәдә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматлар яңгырады. 28 муниципаль берәмлектә 385 йортта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 91%ка үтәлгән. Сезонлы эш төрләре - 90%. Подряд оешмалары тарафыннан 363 йорт тәмамланган, шул исәптән соңгы ярты айда 22 муниципалитетта 106 объект тапшырылган. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы алдагы җылылык бирү чорына әзерлек турында кыскача сөйләде. Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, бүгенгә республикада объектларның гомуми әзерлек проценты 98,5% тәшкил итә. Социаль яклау объектлары һәм балалар бакчалары тулысынча әзер. Башка тармаклар буенча вәзгыять түбәндәгечә. Торак фондында әзерлек паспортлары 95%ка рәсмиләштерелгән. Эшләр 26 муниципаль берәмлектә 952 объект буенча дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге 98% тәшкил итә. 7 муниципаль берәмлектә 77 объект эштә кала. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 115 объект әзер, бу 97% тәшкил итә. 4 объект эштә кала: берсе Кукмара районында һәм өчесе Түбән Кама районында. Спорт объектлары буенча үтәлеш 99% тәшкил итә. 4 районда эшләр төгәлләнмәгән. Болар: Нурлат, Ютазы, Кукмара һәм Түбән Кама муниципаль районнары. Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларның 99%ы әзер. 5 районда 8 объект буенча эш дәвам итә (Чаллы, Яңа Чишмә, Әтнә, Түбән Кама һәм Тукай районнары). Мәгариф объектлары буенча әзерлекнең гомуми проценты 99% тәшкил итә. 4 мәктәп эштә кала - икесе Түбән Кама районында, берәр Зеленодольск районында һәм Казан шәһәрендә. Мәдәният объектлары буенча Түбән Кама, Сарман һәм Зе районнарында 3 объект кала. Гомумән алганда, тармак объектлары буенча әзерлек 99% тәшкил итә. Нотыкчы әзерлек паспортларын алу сроклары нинди булуын искәртте. Җылылык энергиясен кулланучылар өчен – 15 сентябрьгә кадәр, җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен – 1 ноябрьгә кадәр, муниципаль берәмлекләр өчен 15 ноябрьгә кадәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Төзелеш министрлыгы материаллары кулланылды.