Татарстан Республикасында гомумән бөртекле культуралар 1 млн 111 мең га мәйданда суктырылган, бу урып-җыю планының 84%ын тәшкил итә. 3 млн. 95 мең тонна ашлык суктырылган. Гектардан уртача уңыш - 28,7 центнер.
Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, узган ике атна урып-җыю эшләре өчен уңай булды. Республикада борчак җыюны төгәлләгәннәр, уңыш - 17,9 ц/га, көзге бодайны суктыру төгәлләнеп килә, уңдыш -31 ц/га. Рапс һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Рапс буенча уңыш гектардан 21 ц/га артык, шикәр чөгендере буенча — 425 ц/га.
Министр билгеләп үткәнчә, республикада ике шикәр заводы да чимал эшкәртүгә керешкән. 2 млн тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла. Бүгенгә 80 мең тонна эшкәртелгән, 7,5 мең тонна яңа шикәр җитештерелгән. Шикәрлелек уртача 14,8% тәшкил итә.
Бу атнада 4 район бөртеклеләрне җыеп бетергәннәр. Әтнә районы - 60 мең тонна, уңыш - 34,3 ц/га, Спас районы - 99 мең тонна, уңыш - 28,5 ц/га. Мамадыш районы - 90 мең тонна, уңыш - 30,3 ц/га, Әлки районы 100 мең тоннадан артык, уңыш - 23,9 ц/га. Чүпрәле, Балтач һәм Буа районнарында барлык мәйданның 95%тан артыграгы суктырылган.
Шул ук вакытта 70%тан да кимрәк урып-җыю башкарган районнар бар: Азнакай (61%), Актаныш (66%), Агерҗе (66%), Югары Ослан (67%), Чирмешән (67%), Лениногорск (68%) һәм Тукай (69%) районнары.
Министр кыскача көзге культураларны чәчү турында сөйләде, аларның оптималь сроклары ахырына якынлаша. Бүгенгә көзге культуралар 294 мең га мәйданда чәчелгән, бу пландагы мәйданнарның 58%ын тәшкил итә. Тагын 210 мең гектар чәчеләсе бар әле. Саба һәм Әтнә районнарында көзге культуралар чәчүне төгәлләгәннәр, ә 15 районда бүгенгә барлык мәйданның 50%тан да кимрәге чәчелгән. Бигрәк тә Яңа Чишмә районында, Чистай һәм Алексеевск районнарында, Мамадыш һәм Азнакай районнарында чәчү эшләре күп.
Бөртеклеләрне төп җыю белән беррәттән, кышкы абзарларда терлек азыгы әзерләүне дә дәвам итәргә кирәк. Бүгенгә 447 мең тонна печән әзерләнгән, бу еллык ихтыяҗны 131%ка тәэмин итә, һәм 2 млн 604 мең тонна сенаж - бу планнан 77%. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү тулысынча төгәлләнгән (821 мең тонна печән). Республика буенча бер шартлы терлеккә уртача 20,9 ц. та. бер. туры килә, бу елына кирәкле азыкның 52%ын тәшкил итә. Терлек азыгына ихтыяҗны тәэмин итү өчен тагын 111 мең га күпьеллык үләннәр җыеп алырга кирәк, шулардан 900 мең тонна сенаж әзерләү планлаштырыла (1 шартка 5,9 ц.к.бер.).
Республиканың 11 районында күпьеллык үләннәрне өченче кат чабуга керешкән хуҗалыклар 8300 га мәйданда җыеп алганнар. Шул ук вакытта кукуруздан силос салу башланган. Бүгенгә 6200 га мәйданнан 120 мең тонна әзерләнгән. барысы 161 мең га кукуруз җыясы бар, кимендә 4,0 млн тонна силос алу планлаштырыла (1 шартлы баш терлеккә 14,9 ц.к. бер.). Кукурузны җыя башлау сроклары массаның дымлылыгыннан чыгып билгеләнә, дип искәртте Марат Җәббаров, һәм бүгенгә дымлылык 60%тан 70%ка кадәр тәшкил итә. Бу күрсәткечләр силос өчен кукуруз җыя башлау өчен оптималь.
Алда торган урып-җыюны исәпкә алып, терлек азыгы әзерләү күләме 40,0 ц. к. бер. тәшкил итә. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, хәзер урып-җыюны аз югалтулар белән сыйфатлы төгәлләү мөһим. Ул шулай ук туфракны төп эшкәртүне һәм көзге чәчүне уздыруны мөһим бурыч итеп билгеләде. Һава шартларын исәпкә алып, бу эшләрне оператив рәвештә тәмамларга кирәк.