Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашты.
Сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хатыны белән килде.
Искәртәбез, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бүген, 8 сентябрьдә уза. Илле депутат - партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: "Яңа кешеләр", "ЛДПР — Россия либераль-демократик партиясе", "Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен", "Бердәм Россия", "КПРФ — Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе". Барлыгы 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.