Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Республикадагы социаль-икътисадый вәзгыятьне анализлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, моңарчы күрелмәгән санкцияләр шартларында Татарстан икътисадта уңай динамиканы саклап кала алды. "Безнең бурыч - киләчәктә дә тотрыклы үсеш динамикасын тәэмин итү. Гражданнарыбызның тормыш сыйфаты турыдан-туры шуңа бәйле. Аерым алганда, икътисадка мөмкин кадәр күбрәк федераль акчаларны җәлеп итәргә кирәк, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында да. Депутатларга, безнең министрлыклар белән берлектә, Татарстанда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карарга кирәк. Монда федераль коллегалар белән синхрон эш алып бару мәгъкуль. Социаль объектлар төзелешен федераль бюджеттан финанслауны арттыру мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кирәк. Җәмәгать транспортын, пассажир елга флотын яңарту мәсьәләсе дә игътибар таләп итә", - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов депутатларга МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан Республикасының һәм бөтен илнең үсеше күбесенчә суверенитет, дәүләт иминлеге һәм аның тыныч киләчәге өчен көрәшүче сугышчыларыбызның гамәлләренә бәйле. Бу катлаулы чорда без гражданнарыбызның бердәмлеген һәм тупланганлыгын күрәбез. Депутатларга МХОдә катнашучылар белән эшләгән, хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклаган, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм иткән, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең егетләр мәсьәләләрен хәл итү өчен МХО зонасына сәфәрләрне дәвам итәргә кирәк», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов депутатларның эш төркемнәренә республика предприятиеләренә ешрак барырга, хезмәт коллективлары белән очрашырга, шулай ук федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәмен җәлеп итүдә актив ярдәм итәргә кирәклегенә игътибар итте. Республика Рәисе депутатлар корпусының төп бурычларының берсе - халыкның көнүзәк проблемаларын хәл итү, дип өстәде. "Сезнең эшегездә кешеләр белән турыдан-туры элемтә мөһим: сайлаучылар белән очрашу, мөрәҗәгатьләр белән эшләү, гражданнарны иң борчыган мәсьәләләрне хәл итү. Үз эшчәнлегегездә кешеләрнең теләкләрен исәпкә алырга кирәк. Без барыбыз да республика, татарстанлылар мәнфәгатьләрендә эшлибез!"- диде Рөстәм Миңнеханов. Ул якшәмбе көнне VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар булачагын искәртте һәм барысын да тавыш бирүдә катнашырга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов депутатларга сайлау округларында актив эшләгәннәре өчен, шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга барлык дәрәҗәдәге парламентарийлар эшен җайга салганнары, гуманитар акцияләрне һәм социаль инициативаларны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. Гомумән алганда, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы эшләгән чорда депутатлар тарафыннан 21 закон чыгару инициативасы җибәрелгән, шуларның дүртесе, шул исәптән муниципалитет территорияләренең бер өлешендә үзара салым буенча, федераль законнар буларак кабул ителгән. Хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан 3 закон чыгару инициативасы карала. Сүз КоАПка аучылык кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны арттыру, Интернетта субъектларның дәүләт символларына хөрмәт күрсәтми торган мәгълүматка керүне чикләү, җитештерү һәм куллану калдыклары турында закон проектлары турында бара. Кайбер тәкъдимнәр Россия Закон чыгаручылар советында фикер алышуның төрле стадияләрендә. "Кызыксынган ведомстволар белән тагын бер кат игътибар белән каравыгызны, перспективаларны бәяләвегезне, бәлки, аларны алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның игътибарын узган сайлау кампанияләре барышында гражданнарның наказларын контрольдә тоту зарурлыгына юнәлтте. Барлыгы 5457 наказ килгән. "Бюджетның тотрыклылыгы һәм нисбәтлелеге, социаль йөкләмәләрнең үтәлеше куелган бурычларны үтәүгә бәйле, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Реаль секторга, кече һәм урта эшкуарлыкка, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм, халыкны, шул исәптән МХОдә катнашучыларның гаиләләрен социаль яклау мәсьәләләре актуаль булып кала».
Татарстанның бу елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча федераль дәүләт һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыруда катнашуы турында ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җентекләп сөйләде. Ул, аерым алганда, Татарстанның быел 27 дәүләт программасында, 13 илкүләм һәм 50 төбәк проектында катнашуын билгеләп үтте. Россия Федераль Собраниесендә Татарстан депутлары белән очрашулар традициягә әйләнде. Республикада 18 эш төркеме эшли, аларның һәрберсен кураторлык итүче депутат җитәкли. Быелның августында төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә юнәлеше буенча өстәмә эш төркеме төзелгән Эш төркемнәре составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эш төркемнәре эшчәнлегенә гомуми җитәкчелекне һәм җайга салуны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.
Эш төркемнәре эшчәнлегенең төп юнәлешләре - илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша федераль акчаларны Татарстан икътисадына җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрү, гражданнарның наказларын тормышка ашыру.