Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк

07.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны югары дәрәҗәдә оештырып уздырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә, 8 нче сентябрьдә, республикада җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

«Республикада зур оештыру эше башкарылды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Тавыш бирү процедурасын уңышлы уздыруны тәэмин итү мөһим. Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк". ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, төбәктә 65 территориаль, 2760 участок сайлау комиссиясе бар. Ул ассызыклаганча, аларның эшендә күп санлы хезмәткәрләр җәлеп ителәчәк, һәм бу зур җаваплылык. Татарстанлылар һәрвакыт җаваплы гражданлык позицияләре, тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларында активлык дәрәҗәсе белән аерылып тордылар, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул барлык ведомстволар, министрлыклар җитәкчеләрен, үз коллективлары өчен шәхси үрнәк күрсәтеп, сайлауларда катнашырга чакырды. Россия Федерациясендә Гаилә елын исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов сайлау участокларына бөтен гаилә белән килергә чакырды. ТР Рәисе сайлау процессын оештыручыларга гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарына сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү буенча чаралар күрергә кушты. Сайлауларны сайлаучыларның актив катнашында һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен тулысынча легитим рәвештә югары дәрәҗәдә уздыру мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.