Яңалыклар

01.10.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усады авылына эш сәфәре кылды, анда ул «Тәрбия үзәге» яңа белем бирү үзәгендә булды.

01.10.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.

30.09.2025

Россиядә Өлкәннәр ункөнлеге 1 октябрьдән башлана. Татарстанда олы яшьтәге өлкәннәр республика Рәисеннән бүләк җыелмалары алачак. Өлкән буын вәкилләре бушлай концертларга, музейларга һәм мунчаларга барачак, алар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар Өлкәннәр көненә багышланган чаралар, ташламалар һәм пенсияләрне индексацияләү турында сөйләделәр.

30.09.2025

Бүген ТР Фәннәр академиясендә Е.К. Завойский ис. халыкара премияне тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

30.09.2025

ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Мәгариф министры урынбасары Цзянфэн Ду белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

29.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Иннопром.Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар сессиясендә катнашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Минскта эш сәфәрендә.  

29.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Сәнәгать һәм төзелеш министры Ерсайын Нагаспаев белән очрашты.

Очрашу Минскта "Иннопром. Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли.

29.09.2025

Бүген Минскта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин "Иннопром.Беларусь" халыкара сәнәгать  күргәзмәсендә булды.

Күргәзмәдә катнашучы Россия Федерациясе субъектлары стендларын карау барышында РФ Премьер-министры Татарстан Республикасы экспозициясе белән танышты.

29.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсе башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашты. Очрашу "Иннопром.Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында узды.

29.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Администрациясе башлыгы Дмитрий Крутой һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты.

Битләр: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>