Яңалыклар

15.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Әлмәт муниципаль районы Советының 46 нчы чираттан тыш сессиясендә катнашты.

Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов район башлыгы вәкаләтләреннән баш тартты. Депутатлар аның вазифадан азат ителүе өчен тавыш бирде.

15.11.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Геройлары – «Ватан Геройлары вахтасы» бөтенроссия проектында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, «Ватан Геройлары вахтасы» проекты Россия Федерациясе Президенты Администрациясе һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Россия Геройлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла.

15.11.2024

Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашындагы «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәлендә белдерде.

15.11.2024

23-24 ноябрьдә Иннополис Университетында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Киләчәк формуласы» ИТ-фестивале узачак, анда стартапларда, бигтехта һәм фәндә карьера турында мастер-класслар һәм панель дискуссияләр, төгәл фәннәр, ясалма интеллект, нанотехнологияләр, оптик күренешләр һәм космос буенча белем бирү лекцияләре һәм вакансияләр ярминкәсе булачак.

14.11.2024

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләренә ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. ТР Рәисе Указы белән ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде.

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цзилинь провинциясе вице-губернаторы Лян Жэньчжэ әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II форумы кырларында узды.

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II форумы кырларында узды.

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» II Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында «Россия һәм Кытай бөтендөнья нефть-газ химиясе индустриясендә» сессиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ» II  Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кырларында узды.

14.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕБУС: Агломерацияләр. Чакырулар. Перспективалар» форумының пленар утырышында катнашты. Катнашучылар XXI гасырда шәһәр агломерацияләренең проблемалары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Чара «Казан Экспо» да узды.

Битләр: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>