Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты Габдел Фәттах Әс Сиси белән очрашты

14.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Габдел Фәттах Әс Сиси белән очрашты.

Дәүләт башлыгы, республика Рәисен сәламләп, Россия Президенты Владимир Путинга җылы мөнәсәбәттә булуын һәм Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләргә чын күңелдән шат булуын билгеләп үтте. Ул Рөстәм Миңнехановны Казанга 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелүе белән котлады һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.

Моннан тыш, Президент сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде. «Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешегезне югары бәялибез", - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка. 

Республика Рәисе, үз чиратында, Татарстанның ислам дөньясында Россия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүенә игътибар итте.

"Безнең республика Россия-Мисыр элемтәләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Татарстан-Мисыр товар әйләнеше күләме - моның ачык дәлиле. 2020 елдан ул 8,5 тапкырга артты һәм узган ел 230 млн долларга җитте», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Тарихи яктан Мисыр белән республиканың берничә эре сәнәгать предприятиесе эшли. Шуңа да карамастан, номенклатураны киңәйтүгә зур кызыксыну бар. Аерым алганда, агросәнәгать комплексы, автомобиль төзелеше, сәламәтлек саклау, IT кебек юнәлешләр буенча. Шулай ук республика Рәисе цифрлаштыру, технопарклар, махсус икътисадый зоналар кебек өлкәләрдә тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер булуы турында хәбәр итте. 

Гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Каһирәдәге филиалында булудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул Президент Әс Сиси Указы белән ачылган иде. Республика Рәисе Мисыр җитәкчелегенә бу эшне оештыруда мондый тирән карашлары өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкләгән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә аерым тукталды. Аерым алганда, ул Президентка Мисыр вәкиленең актив эше өчен рәхмәт белдерде. Бүген илне халыкара эшләр буенча Мисыр советы директоры тәкъдим итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.