Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкының Идел-Нократ төп идарәсе башлыгы Андрей Попов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Россия Банкының Идел-Нократ ТИ Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин катнашында узды.
Яклар республикадагы агымдагы икътисадый вәзгыятькә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Андрей Попов төбәк икътисады торышы турында Икътисад министрлыгы һәм республиканың башка тармак министрлыклары белән җайга салынган мәгълүмат алмашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу мәгълүмат яңа тенденцияләрне ачыкларга һәм икътисадый вәзгыятьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шуңа күрә министрлыкларны бәяләү һәм күзаллау төп ставка буенча карарлар өчен кирәк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның фонд базарын капиталлаштыруны арттыру турындагы йөкләмәсе нигезендә төбәк финанс базарын үстерү темасы аеруча әһәмияткә ия була. Андрей Попов Татарстан Республикасы предприятиеләренең өлешле финанслау (IPO) базарына чыгу өчен югары потенциалга ия булуына ышануын белдерде. Үз чиратында, ачык базарда капитал җәлеп итүче төбәк компанияләренең саны арту республика бюджетына уңай йогынты ясаячак.
Россия Банкы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше - авыл җирендә финанс хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру, бу тулаем тормыш сыйфатына йогынты ясый. Татарстанда «Авыл кабинеты» проекты - Интернетка чыга торган махсус җиһазландырылган компьютер урыны гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә дәүләт һәм финанс хезмәт күрсәтүләреннән файдаланырга мөмкин: дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан файдаланырга, түләүләр һәм күчерүләр башкарырга, салымнар һәм коммуналь түләүләр түләргә һ. б.
Татарстанның Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында беренче 7 авыл кабинеты ачылган. Проект башка районнарга да җәелдереләчәк.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар барлык каралган юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне дәвам итү турында килештеләр.