Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы эшендә катнаша.
Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышы 10.00 сәгатьтә ачылды. ТР Дәүләт Советы Президиумы карары нигезендә көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 6 республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм өч закон чыгару инициативасы.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булды. Документ парламентка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән һәм профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында каралган.
Әлеге мәсьәлә буенча нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан беренче укылышка алты закон проекты әзерләнгән: Балтач районының Ямбурово поселогын бетерү турында, шулай ук Татарстан Республикасының аерым закон актларына һәм дәүләт граждан хезмәте турында, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында, инвалидларның социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан файдалана алуын тәэмин итү һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләр, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында.
Утырышның көн тәртибенә «2025 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» Иҗтимагый палата нотыгы кертелгән. Аны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев тәкъдим итә.
ТР Дәүләт Советының егерменче утырышында шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау өчен тугыз кандидатураны карау планлаштырыла.