Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалында булды.
Объект медицина комплексы территориясендә урнашкан. Аның мәйданы 10 мең квадрат метр тәшкил итә. Студентларны беренче тапкыр 2023 елда җыйганнар. Профессор-укытучылар составы - 214 кеше. Алар арасында КФУны тәмамлаучылар да, Россиянең һәм Мисырның башка әйдәп баручы университетларын тәмамлаучылар да бар.
Филиалда студентлар «Дәвалау эше», «Стоматология» һәм «Фармация» белгечлекләре буенча белем ала. Барлыгы 2023 студент. Якын арада тагын ике факультет ачачаклар - «Ясалма акыл» һәм «Физиотерапия».
Рөстәм Миңнехановка уку корпусын күрсәттеләр, укыту системасы турында сөйләделәр. Югары уку йортына нигез салучыларның берсе булган Modern Group компаниясенең Попечительләр советы башлыгы ассызыклаганча, КФУ филиалы ачылу Россия һәм Мисыр арасындагы академик партнерлыкны чагылдыра. Ул белдергәнчә, университет сайлап алу мәсьәләсе килеп тугач, иң яхшы югары уку йортларына йөз тоттык, алар арасыннан Татарстанны да сайладык. Вәлид Деабес Россиягә дә, Мисырга да файдага хезмәт итә алырлык фәнни эшләнмәләргә бергәләп ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов КФУның Каһирәдәге филиалы оештырылуын югары бәяләде. "Сез эшнең ничек оештырылырга тиешлеген күрсәтәсез", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.