Татарстан Рәисе: Мисыр колачлы үзгәртеп корулар аша узган

14.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Премьер-министры Мостафа Мәдбули белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов Мисыр Президенты белән уңышлы очрашуы турында сөйләде, Россиянең гадәттәгечә Мисырның азык-төлек иминлеге өлкәсендә ышанычлы партнеры булуын ассызыклады.

Премьер-министр исә Рөстәм Миңнехановның «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак аерым ролен билгеләп үтте. «Президентыбыз белән бүгенге очрашуыгыз - дәүләтләр арасында яхшы мөнәсәбәт билгесе», - дип ышандырды Премьер-министр. 

"Сезне Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү белән котлыйм. Мәдәни мирасны саклау - мөһим эш һәм без сезнең белән бу мәсьәләдә һәрвакыт хезмәттәшлек итәргә әзер. KazanForum ны уңышлы уздыруыгызны телим", - дип ассызыклады Мостафа Мәдбули. 

Ул Мисырда Россия сәнәгать зонасы якын арада эшли башлаячагына ышаныч белдерде һәм Татарстан сәнәгатьчеләре тәҗрибәсен кулланырга әзер булуын җиткерде. 

"Татарстан, Россиянең иң динамик үсүче төбәкләрнең берсе һәм аның ислам дөньясы белән элемтәләрендә бәйләүче чылбыр булуы безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә өстәмә динамика һәм гамәли тулылык бирә. Бу җәһәттән Татарстан-Мисыр товар әйләнешенең сизелерлек үсүен, шулай ук киләчәктә аны арттыру потенциалын билгеләп үтәсем килә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Республика Рәисе Каһирәдә алган тәэсирләре белән уртаклашты. «Минем сезнең илгә соңгы визитымнан алып Мисыр икътисад һәм инфраструктурага кагылган колачлы үзгәртеп корулар аша узган. Иң күренекле казанышларның берсе яңа башкала төзелеше булды. Бу - илнең киләчәген стратегик күзаллау символы гына түгел, ә заманча шәһәр мохитен формалаштыруга, алдынгы технологияләрне кертүгә һәм икътисадны үстерүнең яңа нокталарын булдыруга комплекслы якын килү символы да», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул кыскача Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалы, хезмәттәшлек өчен Мисыр партнеры өчен кызыклы булырлык тармаклар турында сөйләде. "Безнең республика инвестицияләр һәм инновацияләр өчен ачык, һәрвакыт үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Без партнерлык финанславы һәм хәләл индустрия темасын актив үстерәбез", - дип йомгаклады ул. 

Очрашу азагында яклар хезмәттәшлек кысаларында конкрет проектларны җитәкләячәк төп министрларны билгеләделәр - бу Мисыр һәм Татарстан сәнәгать министрлыклары.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.