Яңалыклар

01.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Ренат Хәлиулла улы Мөслимовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Котлау тантанасы Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

01.11.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең Яшьләр советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада катнашучыларга БРИКС илләренең Яшьләр советы утырышы турында видеоролик күрсәтелде. Очрашуның модераторлары - ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» КБАО рәисе Дилбәр Садыйкова.

31.10.2024

Бүген Казан Кремлендә чирәмдә хоккей буенча «Динамо - Ак Барс» ир-атлар клубы һәм чирәмдә хоккей буенча «Ак Барс - Динамо» хатын-кызлар клубы - 2024 елгы сезонның чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионнары коллективларын хөрмәтләү тантанасы узды. Спортчыларны лаеклы җиңүләре белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

31.10.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

30.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Хөкүмәте әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә катнашу.

Төп тема - авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм 2030 елга кадәр дәүләт программасын гамәлгә ашыру перспективалары турында дәүләт программасын үтәү.

30.10.2024

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессияләнгән 54 727 кешенең, аларның гаиләләренең исемнәре һәм язмышлары Татарстан Республикасы Хәтер китабының 28 томында мәңгеләштерелгән.

29.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр финанс системасы органнарының бурычлары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

29.10.2024

ТР Хөкүмәте Йортында 2024 елда Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау һәм торгызу мәсьәләләре буенча брифинг узды. Төп нотык белән Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.

29.10.2024

Бүген ТР Милли китапханәсендә «Традицион гаилә кыйммәтләре» бөтенроссия иске обряд форумының пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Корнилий, Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе епискобы Евфимий һ.б. катнашты.

28.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Корнилий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>