Яңалыклар

24.10.2024

БРИКС саммиты чараларында катнашкан кайбер дәүләт башлыклары Казанга эш сәфәрләрен төгәлләделәр.

24.10.2024

Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Казанга БРИКС саммитына визиты кысаларында Казан вертолеларт заводы продукциясе белән танышты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

24.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «аутрич»/«БРИКС плюс»форматында XVI БРИКС саммитының пленар утырышында катнашты. Очрашуда БДБ илләре лидерлары, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латыйн Америкасы дәүләтләре делегацияләре, шулай ук кайбер халыкара оешмаларның башкарма органнары башлыклары катнашты.

24.10.2024

КХР Рәисе Си Цзиньпин Татарстан Республикасына эш сәфәрен төгәлләде. Ул БРИКС саммиты чараларында катнашты.

24.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашу уздырды. Очрашу Казанда БРИКС саммиты кырларында узды.

24.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашу уздырды. Ул Казанга аутрич форматында БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Россия Федерациясе Президенты чакыруы буенча килде.

24.10.2024

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

23.10.2024

ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты кырларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты.

23.10.2024

Бүген, Казанда БРИКС саммитының икенче көне кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашты. Очрашуда Россия делегациясе составында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

23.10.2024

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаров килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Битләр: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>