Яңалыклар

13.05.2026

Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market халыкара ярминкәсен ачуда катнашты. Бу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара. Хәләл ярминкә «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган.

13.05.2026

Бүген иртән ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумы инде 10 нчы тапкыр уза. Чара «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында уздырыла һәм Россия һәм ИХО илләренең тышкы сәясәт ведомстволары хезмәткәрләре арасында рәсми булмаган эш диалогы өчен уникаль мәйданчык булып тора.

13.05.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Андрей Курносенко белән очрашты.

Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында узды.

12.05.2026

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумына 100дән артык дәүләттән катнашучылар теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина сөйләде.

11.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

11.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хвоя» АҖ акционеры Игорь Ким белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

10.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре кысаларында Анатыш авылында яңа күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. 

10.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы басулары өстеннән очып узды һәм чәчү кампаниясенең барышы белән танышты. 

10.05.2026

Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.

Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.

10.05.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәр кыла. Иртән ул Питрәч районында булды, аннан соң Теләче муниципаль районына килде. Сәфәрнең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашу.

Битләр: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>