Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Юстиция министры урынбасары Вадим Баланин һәм Төзелеш проектлары экспертизалары ассоциациясе Идарәсе рәисе Леонид Ставицкий белән очрашты.
Кайбер юнәлешләр буенча багланышлар, шул исәптән төзелеш проектларына экспертизалар системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
Россия экспертизалары ассоциациясе - төбәк эксперт оешмаларының экспертиза институтын һәм тулаем төзелеш тармагын үстерүдә катнашырга тиешле гомумроссия һөнәри берләшмәсе.
Ассоциация экспертлар бергәлеген берләштерү, аның абруйлы активларын формалаштыру, эшчәнлекнең барлык экспертлар өчен бердәй стандартларын эшләү һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрү, инвестиция-төзелеш циклында катнашучыларның барысына да уңайлы эш шартлары тудыру максатларында төзелгән.