Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - «Экспортны үстерү турында» РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу.
Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрә. Утырышны ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, "Дәүләт Советы Президиумы утырышы кысаларында федерация субъектлары башлыклары, Хөкүмәт, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән бергә төбәкләребез, шәһәрләребез, икътисадның тулы бер тармаклары өчен мөһим булган бик әһәмиятле тема буенча фикер алышачакбыз. Сүз илнең экспорт потенциалын үстерү буенча алдагы адымнар турында бара».
Россия Президенты ассызыклаганча, безнең ил – халыкара сәүдәдә актив катнашучы. «Россия бизнесы хәзерге объектив кыенлыкларга карамастан, без тышкы эшлекле элемтәләрне үстерәбез, аларның географиясен киңәйтәбез, Россия кебек үк үзләренең илкүләм мәнфәгатьләрен аңлый торган, үзара файдалы сәүдә, җитештерү, кооперация элемтәләрен бәяли торган ышанычлы партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгытабыз. Дөнья сәүдәсе һәм гомумән глобаль икътисад хәзер актив үзгәрә, дип өстим. Без еш кына бу турыда сөйлибез, һәм моны барысы да бик яхшы белә һәм аңлый. Мөнәсәбәтләрнең яңа системасы корыла, анда алдынгы рольләргә Глобаль Көньяк дип аталган дәүләтләр, динамик рәвештә үсүче илләр, перспективалы интеграцион берләшмәләрдә катнашучылар, мәсәлән, БРИКС кебек илләр чыга", - диде Владимир Путин.
Тулырак-сайтта http://www.kremlin.ru/events/president/news/75179