29 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Машина төзүчеләр көне белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов машина төзүчеләр тармагының барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
"Бу тармак республикада төрле юнәлешләр белән тәкъдим ителгән – җиңел, йөк автомобильләре җитештерү, махсус техника, авиа- һәм суднолар төзелеше, башка предприятиеләр, санкцияләр басымына карамастан, команда эше һәм ил җитәкчелегенең ярдәме нәтиҗәсендә машина төзелешендә яңа эшләнмәләр кертелә, югары технологияле продукция үзләштерелә, куелган бурычлар тулаем хәл ителә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе тармакның барлык хезмәткәрләрен, аеруча ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде. Тармакның иң яхшы вәкилләрен без Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада хөрмәтләячәкбез, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, гадәттәгечә мондый чаралар Чаллыда уза. Татарстан Рәисе шулай ук икенче ел илебездә мөһим дата – яңа төбәкләрнең Россиягә кушылу көне (2022 елның 30 сентябре) билгеләп үтелүен әйтте. Бу Россия Федерациясе составындагы яңа субъектлар - Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре. Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга һәм ведомстволарга, муниципаль берәмлекләр башлыкларына яңа төбәкләрнең Россиягә кушылу көненә багышланган тематик чаралар уздыруны тәэмин итәргә кушты. Шулай ук республика шефлыгында Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итәчәк, диде ул.
Моннан тыш, киләсе атнада, 1 октябрьдә, Өлкәннәр көне билгеләп үтеләчәк. "Хәзерге вакытта республикада яшәүче һәр дүртенче кеше - өлкән яшьтә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республика территориясендә 233 кеше яши - аларның яше 100дән артык. Без өлкән буын турында кайгыртырга тиеш. Өлкәннәр көне - аларны котларга, илебез иминлеге өчен озак еллар хезмәт куйган, бүген дә актив тормыш позициясе алып барган ветераннарга рәхмәтләрен белдерергә өстәмә сәбәп». Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм оешмаларда ветераннарны хөрмәтләүне оештырырга кушты. МХОдә катнашучыларның ата-аналарына, һәлак булган сугышчыларның ата-аналарына аерым игътибар итәргә кирәк, диде.