Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышында катнаша

27.09.2024

Бүген 12.00 сәгатьтә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды.

Утырыш ТР парламенты бинасында уза. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Утырышның көн тәртибенә, ТР парламенты Президиумы карары нигезендә, 18 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 14 республика законы проекты. Мәсьәләләрнең шактый өлеше 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына республика бюджеты проектын әзерләү кысаларында бюджет процессын камилләштерүгә багышланган. Аерым алганда, беренче укылышта оешмалар мөлкәтенә салым турындагы, күчемсез мөлкәт объектын сатудан салым түләүченең керемен билгеләү өчен кулланыла торган коэффициент күләмен билгеләү турындагы республика законнарына, шулай ук 2025 елга хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турындагы закон проектларына үзгәрешләр кертелә торган һәм салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законының 2 статьясындагы 2 өлешенең үз көчен югалуын тану турындагы закон проектлары карала . Утырышның көн тәртибенә 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына республика бюджеты параметрларын төгәлләштерә торган закон проекты да кертелгән.

Тулырак – ТР Дәүләт Советы сайтында https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/3219.htm

Искәртәбез, бүген иртән Татарстан Рәисе ТР Дәүләт Советына 2025 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Дәүләт Советы сайты материаллары буенча.