Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты

25.09.2024

Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты.

Татарстан Республикасының энергетика тармагын үстерү мәсьәләләре, шулай ук халыкара хезмәттәшлек һәм энергетикада булган халыкара багланышларны ныгыту темалары каралды.

Рөстәм Миңнеханов РФ Энергетика министрлыгы җитәкчелегенә төбәкләр мәсьәләләренә һәм Татарстанның энергетика инфраструктурасын үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында Сергей Цивилев билгеләп үткәнчә, бүген барлык дустанә илләр белән энергетика өлкәсендә бердәм стандартлар булдыруга ихтыяҗ бар.

"Без барлык дустанә илләр белән бердәм стандартлар булдырырга тиеш. Без нефтьчеләр һәм газчылар өчен ИНТИ стандартларын нигез итеп алдык. Шундый ук стандартлар күмерчеләр һәм энергетиклар өчен дә эшләнәчәк, - диде Сергей Цивилев. - Шул исәптән бу стандартларга дустанә илләрне кушу буенча эш алып барабыз. Аерым дәүләттә технологик суверенитетка ирешү бернинди шартларда да мөмкин түгел. Без БРИКС илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм аларны безнең белән эшләүгә мөмкин кадәр күбрәк кертергә тиеш. Ягулык-энергетика комплексы үзенең һөнәри компетенцияләре һәм финанс мөмкинлекләре аркасында Россия Федерациясе икътисады үсешенең драйверы булып тора».

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ассызыклаганча, төбәкнең ягулык-энергетика комплексы Татарстан икътисады үсеше өчен төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Очрашу барышында заманча дөньякүләм тенденцияләрне һәм дустанә илләр белән фәнни-техник һәм технологик багланышларны исәпкә алып, энергетика куәтләрен яңарту мәсьәләләренә кагылдылар.

Татарстан ягыннан Россия Энергетика министрлыгы башлыгы белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары буенча.