Бүген Казанда Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча хезмәтнең Идел буе идарәсенә нигез салынуга 70 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза.
Төп чара Б. Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уздырыла.
Тантанада Ростехнадзор хезмәткәрләре, тармак ветераннары, Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Трембицкий, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең 1954 елда оешкан Идел буе идарәсе Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чуаш Республикасы территориясендә сәнәгать һәм энергетика иминлеге, гидротехник корылмаларны имин эксплуатацияләү һәм федераль дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Идарә бүлекчәләре Татарстан Республикасында (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт), Чуаш Республикасы (Чабаксар), Марий Эл Республикасы (Йошкар-Ола) җирләрендә урнашкан.
"Кадерле ветераннар, кунаклар! Кадерле дуслар! Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча хезмәтнең Идел буе идарәсенә нигез салынуга 70 ел тулу уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан - илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Безнең белән күрше төбәкләрнең дә җитди сәнәгать потенциалы бар. Шулай итеп, предприятиеләр һәм җитештерүләр хәзер безнең төбәкнең бөтен икътисадын формалаштыралар". Ул ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга да карамастан, икътисад тотрыклы эшли, инвестицион программалар гамәлгә ашырыла, ә иң мөһиме – әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу - зур катлаулы объектлар, алар арасында нефть химиясе һәм нефть, транспорт объектлары һәм башкалар.
"Бүген Ростехнадзорда эшләүче коллегаларының югары профессиональлеге иң катлаулы бурычларны хәл итәргә һәм объектларда иминлекне тәэмин итәргә, контроль процессларын автоматлаштырырга мөмкинлек бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу объектларның барысы да ышанычлы эксплуатацияләнеп кенә калмый, ә безнең икътисадны һәм киләчәк үсеш перспективаларын да формалаштыра». Татарстан Рәисе шулай ук Ростехнадзор, Идел буе идарәсе җитәкчелегенә үзара аңлашулары һәм хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Уртак һәм иҗади эшегез өчен рәхмәт!"- диде ул. «Сезнең эшегез бик җаваплы, һәм ул квалификацияле белгечләр таләп итә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе, залдагы Ростехнадзор хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Сезнең эшегез җәмгыять иминлеге өчен зур әһәмияткә ия. Аерым рәхмәт сүзләре - хезмәт ветераннарына югары дәрәҗәдәге сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен».
Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Трембицкий Идел буе идарәсе коллегаларын лаеклы юбилейлары белән котлады. "Барыннан да элек, хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре. Видеофильмда безнең хезмәтне булдыруның зур юлы күрсәтелгән".
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Трембицкий ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров кушуы буенча шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе хезмәткәрләрен 70 еллыгы белән котлады. Сәламләү сүзләрен шулай ук Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Троицкий, Чуаш Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Сергей Артамонов укыдылар.