Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Данг Минь Кхой әфәнде белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Киләчәктә мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә, тикшерелде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә.
Искәртәбез, Казанга сәфәре кысаларында Вьетнам Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Данг Минь Кхой әфәнде һәм Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Нгуен Май Хыонг ханым Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булдылар.