Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада: Сезнең хезмәт – үзенчәлекле

05.10.2024

Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданында узды.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның һөнәри бәйрәмнәрендә педагогларга видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

"Сезнең хезмәтегез үзенчәлекле, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, педагогларга мөрәҗәгать итеп. - Һәр кеше өчен - аның баласы тормышта иң әһәмиятлесе, иң мөһим байлыгы һәм иң мөһим өмете. Һәм балаларыбызны без сезгә ышанып тапшырабызбыз. Чөнки без сезгә ышанабыз! Укытучы хезмәте - ул бик катлаулы хезмәт, үзенчәлекле сыйфатларга ия булырга кирәк, шул исәптән сабырлык та – чөнки балаларны укыту алай җиңел түгел».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук укытучы һөнәре турындагы фикерләре белән уртаклашты. «Мин һәрвакыт хезмәттәшләремә әйтәм, мин беркайчан да эшли алмаячак берничә һөнәр бар - миңа түземлек җитмәячәк. Ә сез - укытучылар - чын каһарманнар. Һәм монда, бу залда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан иң яхшылардан да иң яхшылары җыелды. Республика җитәкчелеге исеменнән барлык укытучыларга сезнең һөнәрегезгә хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәсем килә. Сез моңа лаек! Бәйрәмегез котлы булсын!",- диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга һәм педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы», «Татарстан Республикасының халык укытучысы», «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исемнәре, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм башкалар тапшырылды.

Тантаналы чара Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.