Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия бию спорты, брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Надежда Ерастова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Республикада әлеге спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бүгенге көндә Татарстанда бию спорты белән 420 кеше шөгыльләнә, брейкинг белән - 500, ә акробатик рок-н-ролл белән - 570. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм башка шәһәрләрдә күп санлы клублар эшли.
Очрашуда шулай ук спортта сәләтле балаларга ярдәм итү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында да фикер алыштылар.