Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» телеканалының яңа виртуаль һәм өстәмә чынбарлык студиясе эше белән танышты. Аны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев озата йөрде.
Яңа студия 10 сентябрьдә «Татарлар» программасы трансляциясе белән эшли башлады. Комплекска циклорама (махсуслаштырылган фон), 23 светодиодлы прибордан торган махсуслаштырылган яктылык җайланмалары комплекты, шулай ук 3 роботлаштырылган видеокамера керә. Янәшәдәге бүлмәдә урнашкан аппарат комплексының иҗади (режиссерлар, тавыш режиссерлары, ассистентлар) һәм инженер персоналы өчен тавыш, коммутация һәм видео җайланмалары бар.
Татарстан Рәисенә яңа комплексның мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Алып баручыларны махсус яшел фонда яздыралар, ә аннары тамашачылар үз телеэкраннарында күрә торган виртуаль чынбарлыкны өстиләр. Студия теләсә нинди виртуаль интерьер (урта гасыр замокларыннан алып космик киңлекләргә кадәр) һәм, алып баручыларны һәм телетапшыруларда катнашучыларны уңайлы урнаштырып, зур булмаган студиядә аерым декор предметларын булдырырга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «ТНВ» виртуаль студияне эшләтеп җибәргән беренче төбәк телеканалларының берсе булды. Барлык җайланмалар телерадиокомпаниянең гамәлдәге инфраструктурасына тулысынча интеграцияләнгән, һәм тәмамланган программаларны тулысынча булдырырга да, бер студиядә туры эфирларны тормышка ашырырга да мөмкинлек бирә. Иң мөһим өлешләрнең берсе - зур декорацияләрдән баш тарту һәм компаниянең күп кенә проектлары өчен электрон декорацияләрне тиз алыштыру мөмкинлеге.
Рөстәм Миңнеханов яңа технологияне югары бәяләде. "Булдыргансыз, бик лаеклы. Телеканал өчен бу алга зур адым", - дип ассызыклады ул. Татарстан Рәисе шулай ук аппарат-студия блогы эшенең үзенчәлекләре белән танышты, аерым алганда, программаларны яздыру ничек алып барыла, һәм телеканал хезмәткәрләре белән аралашты.